Зәй офыклары

Тыл ветераннары исемлеге туплана

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә 1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерү максатында "Татарстан Республикасының тыл каһарманнары" дип аталган күптомлы истәлек китабы бастырылачагы турында хәбәр иткән идек. Әлеге китапка мәгълүмат җыю эше белән туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре шөгыльләнә. Бу җәһәттән авыл җирлекләрендә эш башланды инде....

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә 1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерү максатында "Татарстан Республикасының тыл каһарманнары" дип аталган күптомлы истәлек китабы бастырылачагы турында хәбәр иткән идек. Әлеге китапка мәгълүмат җыю эше белән туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре шөгыльләнә. Бу җәһәттән авыл җирлекләрендә эш башланды инде. Музейга беренчеләрдән булып Төги, Ал. Бистәсе, Сәвәләй, Чыбыклы, Иске Маврин җирлекләре, пенсия фонды идарәсе, халыкны социаль яклау бүлеге үзләрендә теркәлгән кешеләр исемлеген китерде. Шул рәвешле, музей хезмәткәр-ләре компьютерга 3 меңгә якын тыл ветераны исемлеген кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: