Зәй офыклары

Тыныч яши алмасаң, йорттан да чыгып китәсең

Зәй шәһәр прокуратурасы икенче группа инвалид ханым соравы буенча шәһәр судына мөрәҗәгать итте. Әлеге ханым районның бер авылында әти-әнисеннән калган йортта яшәвен хәбәр итә. Ә 2014 елның декабрендә аның рөхсәте белән әлеге йортта аның белән икенче бер авылда теркәлгән ир-ат яши башлый. Хәзер исә ханым әлеге ир-атның законсыз яшәвен һәм...

Зәй шәһәр прокуратурасы икенче группа инвалид ханым соравы буенча шәһәр судына мөрәҗәгать итте. Әлеге ханым районның бер авылында әти-әнисеннән калган йортта яшәвен хәбәр итә. Ә 2014 елның декабрендә аның рөхсәте белән әлеге йортта аның белән икенче бер авылда теркәлгән ир-ат яши башлый. Хәзер исә ханым әлеге ир-атның законсыз яшәвен һәм аңа комачаулавын белдереп, йортыннан чыгарып җибәрүне тели. Закон нигезендә алып барылган тикшерүләр ханымның таләбе урынлы дип тапкан, суд ир-атны әлеге йорттан чыгарып җибәрү карары чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: