Зәй офыклары

Тыл хезмәтчәнен сөендерделәр

Иске Зәй яшьләр үзәге хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үзәккә йөрүче балалар катнашында чараларның төрле формаларын кулланалар.

Бүген үзәк хезмәткәрләре укучылар белән бистәдә яшәүче тыл хезмәтчәне Антонина Асташина яшәгән йортка барып, аның ишегалды, капка төпләрен кардан чистарттылар. 90нчы яшь белән баручы Антонина Николаевна “тимурчылар” десантына хәйран калды, балалар һәм аларның остазларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: