Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

"Тылсымлы әкият" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме узды.

Язгы бәйрәмне әти-әниләр дә, тәрбиячеләр дә, балалар да көтеп алган.

Зәйнең "Тылсымлы әкият" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме узды. Нәүрүз ул -  яңа  көн дигәнне аңлата. Ул - язны каршы алу бәйрәме.

- Без ел саен бакчабызда Нәүрүз бәйрәмен үткәрәбез. Бу бәйрәмне  әти-әниләр дә, тәрбиячеләр дә, балалар да көтеп алалар, - ди туган тел тәрбиячесе Венера Алексеева.

Бәйрәмгә кунак булып әкият геройлары - Убырлы карчык, Шүрәле, Нәүрүзбикә, Мияү, Кара карга килде.

Бәйрәмдә балалар үзләренең җыр-биюгә, уенга оста булуларын күрсәттеләр.  "Тылсымлы әкият" балалары шулай җырлап-биеп, бик күңелле итеп язны каршы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев