Зәй офыклары

Тынгы белмәс, гөлләргә тиң Гөлфия

Зәй районында табигатьнең гүзәл бер почмагына урнашкан Әхмәт дигән авыл бар.

Бу авылның бер ягында хуш исле чәчәкле, җиләкле биек таулар, икенче бер ягында калын урман. Тау итәгеннән челтерәп Зичә елгасы ага. Әллә шул гүзәл табигатьле булганга Әхмәт авылында уңган-булган, искиткеч талантлы иҗади кешеләр яши. Бу мәкаләм шундыйларның берсе - тынгы белмәс, гөлләргә тиң Гөлфия ханым Сөләйманова турында.
Гөлфия - бик тыйнак, ягымлы, төрле яклап уңган, күп нәрсәгә сәләтле, иҗади кеше. Утыз елдан артык гомерен авыл мәктәбендә балаларны укытуга багышлый. Мәктәптә укыткан елларында һәр баланы яратып, аларның холкын, мөмкинлекләрен истә тотып, бар тырышлыгын биреп эшли. Ул чыгарган укучылар хәзерге көнгә кадәр Гөлфия апалары белән элемтәдә торалар. Һәр елны Белем көнендә аның янына кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре тоткан, яраткан укучылары җыела.
Авыл мәктәбе ябылганнан соң, бүгенге көнгә кадәр Гөлфия ханым күрше авылда китапханәче булып эшли. Тик тормас кеше бу һөнәрдән дә ләззәт алып, һәр көнне үзгә итеп, иҗади якын килеп эшли. Авыл халкын, үсеп килүче яшь буынны китап укырга кызыксындыру, аны яраттыру максатыннан китапханәдә төрле-төрле кызыклы чаралар уздыра. Ул чараларда авыл халкы да, мәктәп балалары да, бакча балалары да бик теләп катнашалар. Район буенча оештырылган төрле бәйгеләрдә дә катнашып, алдынгы урыннар яулый Гөлфия. Аның бу уңышларында җырга-моңга оста, һәрвакыт Гөлфиясенә булышып, киңәшләрен биреп, канатландырып торучы тормыш иптәшенең дә өлеше бик зур. Җыр-моңга гашыйк, тынгысыз, ярдәмчел Сөләймановлар дип сөйлиләр алар турына авыл халкы. Авылда узган бер генә бәйрәм дә, бер генә чара да алардан башка узмый. Аларның тырышлыгы белән авыл халкы өчен дини бәйрәмнәр, милли бәйрәмнәр һәм башка бәйрәмнәр оештырыла. Өлкән буынны хөмәтләү, сугыш һәм тыл ветераннарын искә алу, татар халкының гореф-гадәтләрен яңарту кебек күркәм гадәтләр дә онытылмый авылда.
Гөлфия ханым - уңган булган хуҗабикә дә. Төрле тәмле ризыклар пешерергә, гөлләр үстерергә ярата ул. Капка төпләре, ишегаллары, тәрәзә төпләре искиткеч матур гөлләргә күмелгән.
Шушындый Гөлфия ханым кебек тынгы белмәс, туган авылын, аның халкын, башкарган һәр эшен бөтен күңеле белән яратып, янып, көеп йөручеләр булганда авыллар бетмәс, мең яшәр инша Алла!

Кадрия Габдрахманова. Чаллы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: