Зәй офыклары

Тырыш егет ул Айрат

Районда үз эшенең осталары булган, тәҗрибәле механизаторларның булуы куандыра.

“Восток” агрофирмасы механизаторы Айрат Шәфигуллин -шундыйларның берсе. Иртә яздан чәчүлек өчен җир әзерли, җәен чәчүлекләрне чүп үләннәре, корткычларга каршы эшкәртә, көзен “Ропа” комбайнына утырып чөгендер ала. Кыскасы, иртә яздан кара көзгә кадәр трактор иярли ул. Әлеге фотосурәттә сез аны татлы тамыр алган вакытта күрәсез.
-Айрат - эшкә үҗәт, тырыш механизатор, -ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге белгече Марсель Рәхмәтов.
Гаиләсендә дә яраткан әти ул. Тормыш иптәше Лилия белән Сармашбаш авыл җирлегенә караган Кәдек авылында бер түбә астында әниләре Мәрьям апа белән яшиләр. Гаиләдә ике ул һәм ике кыз үстерәләр. Өлкән уллары Илсаф - Казан инновацион институты студенты. Зәйнәп белән Нәфисә Югары Мәлем авылы мәктәбендә укыйлар. Кечкенә Камилләре әлеге авыл балалар бакчасына йөри. Шәфигуллиннар ташпулаттай йорт салып керделәр. Каралты-куралары келпеп тора. Абзар тутырып мөгезле эре терлек, кош-корт асрап яшиләр. Бер гектар мәйданда бәрәңге һәм яшелчә үстерәләр. Үзләренең печәнлекләре бар.
-Айрат - хуҗалык эшләрендә башлап йөрүче. Юкса, шулкадәр мал-туар асрап, бәрәңге, җиләк-җимеш үстереп булмас иде, -ди тормыш иптәше Лилия.
Иренмәсәң, бар да була шул. Менә шундый гаиләләр җирлек йөзен билгели дә инде.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: