Зәй офыклары

Тыйнак, гади, намуслы гаилә

Бүген 8 июль - гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнендә шәһәребезнең ЗАГС бүлегендә райондашларыбыз Московлар гаиләсенә «Мәхәббәт, тугрылык өчен» медале тапшырылды. Күркәм гаиләне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов тәбрикләп, тырыш хезмәтләре, гаилә кыйммәтләрен саклап яшәүләре өчен рәхмәт белдерде.

Үрнәк гаилә турында сөйләгәндә районыбызның мөхтәрәм затлары, хезмәт юлларын медицина өлкәсенә багышлаучы Тамара һәм Валентин Московларга киң урын бирми мөмкин түгел. 37 ел дәвамында гаилә учагын ялкынландырып үрләтүче бу кешеләр турында һәр зәйле тирән хөрмәт белән сөйли. Аларга ихтирам йөзеннән шәһәребезнең ЗАГС бүлегендә гаилә көне уңаеннан “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшыру да якыннары янәшәсендә җылы атмосферада узды.
Московларның 37 ел бергә гомер итүләренең төп сере булып нәкъ менә бер-берләренә карата мәхәббәт, тугрылык, тирән хөрмәт тора. Икесе дә кешеләр сәламәтлеген кайгыртып яшәүче бу мөхтәрәм затлар, бүгенге вәзгыятьтә һөнәрләре буенча аеруча да көн геройлары.
Гаилә башлыгы Валентин Николаевич хезмәт эшчәнлеген 1983 елда Зәй үзәк дәваханәсендә табиб-терапевт булып башлый. 1988 елда Зәй районының Түбән Биш участок хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнә. Бүгенге көндә исә Бигеш табиблык амбулаториясендә гомуми практика табибы булып эшләвен дәвам итә. Аның эшчәнлеге югары профессиональлеккә, намуслылыкка һәм кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәткә нигезләнгән.
Бу күркәм сыйфатлар аның тормыш иптәше Тамара Геннадьевнага да кагыла. Зәй районының Пусташит авылы фельдшер акушерлык пункты мөдире булып җаваплы урында хезмәт куючы Тамара ханым кайгыртучан әни дә, хатын да. Ул Валентин Николаевичның барлык тормыш принципларын бүлешә һәм балалар белән бергә гаилә башлыгының ышанычлы терәге һәм ярдәмчесе булып тора. Тамара Геннадьевна моңы белән дә күпләргә яхшы билгеле зат. Ул районның мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнаша, җырлары белән арыган күңелләргә ял бирә.
Московлар үзләре кебек үк уңган, булган ул һәм кыз үстереп тә олы тормыш юлына бастырдылар. Балалары да үзләре кебек һөнәрләрен сәламәтлек сагы өлкәсенә багышлыйлар. Уллары Владислав - стоматолог, кызлары Наталья - терапевт.
Московлар гаиләсе - тату, ныклы гаилә үрнәге, анда буыннан-буынга һөнәри осталык, гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләр тапшырыла. Бүген Валентин Николаевич һәм Тамара Геннадьевна - балаларының бәхетле әти-әниләре, оныкларының яраткан әби-бабайлары. Нәкъ менә тыйнаклыгы, гадилеге һәм намуслылыгы өчен алар район халкының хөрмәтен казанды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: