Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Төзек булмаган плитә сатып алган ханымга претензия төзүдә ярдәм итү тәкъдим ителде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына шәһәрдә яшәүче бер ханым мөрәҗәгать иткән. Аңа кибеттә төзек булмаган плитә саткан булганнар.

ТР Алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгеч – эксперты Эльвира Милочкина аңлатма бирә.

-Үземне сөендерергә булдым һәм 16000 сумлык индукция плитәсе сатып алдым. Әмма шатлыгым озакка бармады, күпмедер вакыттан соң товарда җитешсезлекләр ачыкланды. Плитәдә бер конфорканы кабызсаң,  барысы да кыза башлый. Алай булырга тиеш түгел бит инде. Миңа төзек булмаган плитә сатканнар. Кибеткә барып,  акчаны кире кайтаруны сорадым. Сатучылар  баш тартты,  - ди ханым. Аңа беренче эш итеп сатучыга язмача мөрәҗәгать итәргә кушылды һәм претензияне төзүдә ярдәм итәргә тәкъдим ителде.

Ханым бераздан  Түбән Кама территориаль органына килде. Анда ул мәсьәләнең уңай хәл ителмәвен әйтте һәм акчаны кайтару өчен башка юлларның булу-булмавы белән кызыксынды. Белгечләр әйтүенчә, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының 18нче маддәсе нигезендә, товарны унбиш көн эчендә алыштыру яисә сату-алу килешүен үтәүдән баш тарту, товар өчен акчаны  кире кайтару товарның  сыйфаты белән бәйле. Сатучы, кирәк булган очракта, товарның сыйфатына тикшерү хокукына ия, ә җитешсезлекләр белән бәйле бәхәс туган очракта, сатучы үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш. Әмма товарга экспертиза ясау нәтиҗәсендә җитешсезлекләр өчен сатучы җавап бирми торган шартлар аркасында килеп чыгуы ачыкланган очракта, сатучыга экспертиза үткәрү чыгымнарын товарны сатып алучы чыгымнарны капларга тиеш.

Хәлне ачыклау өчен, Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре сатучы белән элемтәгә керде. Аңа товарның кимчелеген бетерү өчен сыйфат тикшерүе үткәрү тәртибен аңлаттылар. Кулланучы кибет тәкъдим иткән экспертизадан баш тарткан. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре  бәхәсле ситуациядә хәлне экспертиза гына хәл итәчәген, ә аның нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта,  экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә карарга мөмкин булуны аңлаттылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев