Зәй офыклары

Төзекләндерү - иминлекне кайгырту

Шәһәр-районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, юлларда фаҗигаләрне кисәтү проблемалары даими рәвештә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы район комиссиясе утырышларында тикшереп торыла. Күптән түгел узган чираттагы утырыш көн тәртибендә “2018 елда муниципаль районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү” максатчан программасының үтәлеше каралды. Аның буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов чыгыш ясады. Без аның белән программаның үз эченә нинди чараларны алуы һәм фаразланучы нәтиҗәләр турында әңгәмә кордык.

-Николай Александрович, программа, әлбәттә, районда  юл-транспорт фаҗигаләрен киметү максатында эшләнгән. Шулай да, анда төп эш  нәрсәдән гыйбарәт?
-Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы - дәүләтнең мөһим социаль- икътисади бурычларының берсе. Юл фаҗигаләре  дөньяда кешеләр гомере һәм сәламәтлегенә иң зур куркыныч белән янаучы фактор булып тора.  Шәһәр-район юлларында юл-транспорт һәлакәтләрен  киметү максатында, “2018 елда муниципаль районда  юл хәрәкәте куркынычсызлыгын  тәэмин итү” максатчан программасы булдырылды да. Ул үз эченә профилактика  һәм төзекләндерү программасы кысаларындагы  чараларны ала.
-Аның төп максатларын һәм бурычларын  әйтеп үтсәгез иде...
-Ул федераль программада каралган максатлар белән тәңгәл килә.  Алар - юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә шартлар тудыру; юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең санын киметү.
Программаның төп бурычлары - юл йөрү хәрәкәтендә катнашучыларның хокукый үзаңын күтәрү, кисәтү; юл хәрәкәтен оештыру системасын камилләштерү.
-Урам юллары төзеклеге юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә төп шартларның берсе булып тора. Әлеге уңайдан быел нинди эшләр башкару карала?
-Бу эшләр берничә юнәлештә карала. Беренчедән, юлларны норматив таләпләргә туры китерү. Бу эшләр  юл фонды хисабына башкарылачак. Моның өчен 18,6 миллион сум акча карала. Шулай ук асфальт-бетон урам юллары челтәрен норматив таләпләргә җавап бирерлек итү (республика бюджетыннан 15 миллион сум), юлларны ташлы-комлы катнашма белән түшәүгә 20 миллион сум средстволар тоту планлаштырыла. Болардан тыш, урам юлларын  карап тотуга шактый чыгымнар карала. Алар – чокырларны ямау (1 миллион 968 мең сум),урам юллары аркылы чыгу урыннарын махсус билгеләү («дорожные разметки», 1 миллион 600 мең сум).
- Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү ул юллар, тротуарлар, йортлар ишегалларындагы хәрәкәт урыннарының   физик торышы гына түгел, ә бу эшчәнлектә профилактика чаралары да зур роль уйный. Әлеге юнәлештә нәрсәләр эшләнәчәк?
-Җирле бюджет хисабына шәһәр эчендәге юлларның куркыныч участокларына яңа юл билгеләре куелачак, искеләре алмаштырылачак. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баннерлар эшләп урнаштыру, тукталыш павильоннары эшләү карала.
Шунысын да әйтергә кирәк, 2014-2017 елларда муниципаль  юл фондларының калган акчасына  2018 елда әлеге юнәлештә шактый гына эшләр башкару карала. Алар – юл хәрәкәте оештыруның комплекслы схемасын (КСОДД) һәм проектын  эшләү, Баныкин урамында күпергә кадәр яңа ”Җәяүле чыгу юлы” билгесе, шәһәрнең Нефтьчеләр проспектында (Ялчыгол урамыннан Нефтьчеләр проспекты 27 “А” йортына кадәр) җәяүлеләр юлга чыга алмаслык итеп коймалар урнаштыру, Нижняя урамына ясалма калкулыклар һәм Автодорожная  урамында тимер юл кичүе күпере алдыннан коймалар кую. Әлеге чараларны тормышка ашыруга барлыгы  4 миллион сумнан артык средстволар тотылачак.
-2017 елда яңа күпердән Иске Зәй бистәсенә бару юлын яктырту буенча эш башланган иде.  Ул быел дәвам итәчәкме?
-Әйе, бу эш дәвам ителәчәк. Чөнки әлеге юлны тулысынча яктырту юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә бик тә мөһим.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: