Зәй офыклары

Төзелүче һәм төзекләндерелүче объектлар район җитәкчелеге контролендә

Җәй-көз төзекләндерү, төзү өчен кулай чор. Төзелүче һәм төзекләндерелүче объектлар район җитәкчелеге даими контролендә.

Район башлыгы Разиф  Кәримов, башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, подрядчы оешма һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашында агымдагы елда капиталь ремонт эшләре алып барылучы һәм төзелүче объектларны карап чыкты. Алар  - 14 объект,  «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелүче биш ишегалды,  капиталь ремонтланучы өч  күп фатирлы йорт. Рейд барышында  алар район үзәк хастаханәсе, физкультура-сәламәтләндерү комплексы, эчке эшләр бүлеге һәм ведомстводан тыш сак биналарында барган ремонт, челтәр компаниясенең төзелеш эшләрен карадылар. Соңгы объект  "Энергетик" Мәдәният сарае каршында милли программа буенча төзелүче парк булды.

Разиф Кәримов рейд барышында подрядчыларның эш сыйфаты һәм башкару  вакытына аерым игътибар итте, җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: