Яңалыклар

Уңай үзгәрешләрне халык күрә, белә

Район җитәкчелегенең авыл һәм шәһәрдә яшәүчеләр белән традицион очрашулары дәвам итә. Шундый чараларның чираттагысы шәһәрнең 6нчы мәктәбендә оештырылды. Бирегә Яңа шәһәр бистәсендә яшәүчеләр җыелды. Очрашуда район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты.

Разиф Кәримов, гадәттәгечә, очрашуда катнашучыларны районның 2017 елда социаль-икътисади  үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, барлык тармаклар буенча ел дәвамында башкарылган эшләрне анализлады. Башкарылган эшләр күп, ә агымдагы елда башкарасылары тагын да күбрәк, диде ул. Әйе, шәһәр-районыбызда халыкның тормыш-көнкүрешен тагын да яхшырту, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча максатчан эш алып барыла. Моның нәтиҗәсен һәр зәйле күреп, белеп тора.  Быел да шактый гына биналарга яңа сулыш өреләчәк. Аларның кайберләрендә төзекләндерү эшләре башланды инде. Мирный бистәсендәге мәдәният сарае, Иске Зәй яшьләр үзәге, коррекция мәктәбе – шундыйлардан.

2017 елда шәһәрдә нинди төзү-төзекләндерү эшләре башкарылуы, аларның һәркайсы өчен күпме акча тотылуы һәм быелгы планнар турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов бәян итте. Шулай ук бистә халкы алдында “Тугыз кат” һәм “Унҗиде подъезд” торак милекчеләре ширкәтләре хисап тотты.  Очрашу ахырында   бертөркем йорт өчен җаваплыларга район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Уңай үзгәрешләрне халык күрә, белә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар