Зәй офыклары

Удачина: Конституциягә төзәтмәләр кертү балалар хокукларын яклау өчен дә мөһим

Илнең Төп Законына кертелгән төзәтмәләр балаларны һәм гаиләләрне яклау өстенлеген иң югары дәрәҗәдә беркетергә мөмкинлек бирә.

Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр бала һәм балалалары булган гаиләләр хокукларын яклау өчен бик мөһим, дип белдерде Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.
-Соңгы елларда илдә балачак мәсьәләләренең әһәмияте артты. Еш кына балаларның хокукларын яклау, гаилә кыйммәтләре һәм башкалар белән бәйле төрле темалар күтәрелә, - диде ул.
«Иң мөһиме - бу мәсьәләләр чыннан да хәл ителә. Конституциядә әлеге өстенлекләрне ныгыту мондый сәясәтнең логик дәвамы булып тора", - дип ассызыклады балалар омбудсмены.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: