Зәй офыклары

Уңган куллы Рәмзия

“Без бит авыл кызлары” акциясе кысаларында чираттагы язмалар тәкъдим итәбез

Һәр авылда тырыш, кунакчыл, үзенең энергиясе белән башкаларга да көч биргән кешеләр була. Кәрәкәс авылыннан Рәмзия Зыязова  шундыйлардан. Рәмзия мәктәпне тәмамлаганнан соң фермада сыер да сава, бозау да карый.  Почтальон, пешекче булып та эшләп ала. Бервакытта да эштән курыкмый ул. 2008 елда Алабуга мәдәният агарту училищесына укырга кереп,  режиссер-постановщик белгечлеген ала.  2001 елдан Кәрәкәс авылы клубы җитәкчесе булып эшли. Авыл халкының, хезмәт кешесенең ял вакытын файдалы, күңелле һәм нәтиҗәле итеп оештыруда мәдәният хезмәткәренең роле гаять зур.
“Яшь буынны әхлакый, эстетик һәм физик яктан тәрбияләү, шулай ук борынгы гореф-гадәтләрне торгызу,  милли традицияләрне оештыру мәдәният хезмәткәренең төп бурычы дип саныйм. Мин һөнәремне яратып башкарам һәм беркайчан да бу һөнәрне сайлавыма үкенмәдем”, -ди Рәмзия ханым.
Кичә-чаралар оештыруда тормыш иптәше  Рәфкил һәрчак уң кулы, ул бик матур җырлый. Кызлары  Алсу да клубта үскән, дияргә була. Чөнки әнисенең күп вакыты шунда уза. Инде Алсулары - хәзер үзе ике бала  әнисе. 
Зыязовларның йорты әллә каян күзгә ташлана. Җәй көне шау чәчәктә утыра бакчалары. Һәр җирдә –чисталык-пөхтәлек.
Бер булган барысын да булдыра, ди татар халкы. Чыннан да, Рәмзия ханым барысын да булдыра. Буш вакытларында йон эрләп бәйләргә, чигәргә дә бик ярата. Ул чиккән мәк чәчәкләре, роза, ромашкалар, аллы-гөлле башка чәчәкләр, табигать күренешләре -  барысы да күз явын алырлык. Чигеп бетергәч, аларны пыялалы рамга урнаштырып, стенага элеп куя.
“Барлык ел фасылларын да үз итәм, яратам. Җиләкле җәйләрдән, алтын көзләрдән, чәчәкле язлардан, буранлы кышлардан үземә көч алам. Кулыма эшне алып утыргач тынычланам, тормышның барлык эреле-ваклы мәшәкатьләре юкка чыккандай тоела”, - ди Рәмзия Зыязова.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: