Зәй офыклары

Укучыбызның туган көненә сюрприз

Хәбәр иткәнебезчә, “Татмедиа” АҖ 2018 елның беренче яртыеллыгында үз карамагындагы газета-журналларга язылучылар арасында “Подписка өчен телевизор” дип аталган бәйге игълан иткән иде. Төп бүләк - телевизордан тыш, акциядә катнашучылар башка бик күп истәлекле призлар алды. Алар арасында зәйле Рәшидә Җиһаншина да бар. Бу көннәрдә без аңа махсус бүләкне редакциябезгә чакырып тапшырдык.

- Һәрвакыт шулай актив, район матбугаты чараларына игътибарлы булып калыгыз. Без Сезнең тормышны үз хезмәтебез белән бизи алуыбызга шат. Бәйгеләрдә даими төстә актив катнашып килүегезгә рәхмәт, - диде Рәшидә Рәхимҗановага “Татмедиа” АҖ филиалының “Зәй-информ” җитәкчесе Венера Исрафилова, бүләкне тантаналы төстә тапшырып.

 Рәшидә ханым  - безнең “Зәй офыклары” газетасын даими укучы һәм актив хәбәрчебез дә. Ул берьюлы 6 басмага язылган.

- “Зәй офыклары” газетасы ул һәр татар телле район кешесенең өстәлендә даими торучы басмасы булырга тиеш дип саныйм, шуңа да аны даими яздырам.  Район газетасыннан тыш, мин әле “Шәһри Казан”, журналлардан – «Идел», «Сабантуй», «Гаилә һәм мәктәп», “Сабыйга” га язылган идем. Кинәнеп басма матбугат белән танышу мөмкинлеге өстенә, аерым бүләккә дә ия булу - икеләтә сөенечле. Алга таба да бәйгеләрдә катнашырга, басма матбугаттан аерылырга исәбем юк, - ди ул.

Рәшидә Рәхимҗановнаның мәгариф өлкәсендәге хезмәт стажы -  29 ел. Беренче һөнәри белеме журналистика  булган ханымның массакүләм мәгълүмат чараларына игътибары аеруча зур. Ул укыту процессында да басма матбугатка нык таянуын әйтә.

Ә бәйгедә катнашып, бүләк алуын  исә ул туган көненә сюрприз буларак та кабул итте. Нәкъ менә 13 мартта аңа 57 яшь тулды. Актив укучыбыз, хәбәрчебезне гомер бәйрәме белән дә тәбриклибез.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: