Зәй офыклары

Укучылар арасында биатлон ярышлары узды

Узган атнада Югары Мәлем мәктәбендә район-шәһәр гомумбелем бирү мәктәпләре арасында биатлон ярышлары узды.

Ул  Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән, педагогик хезмәт ветераны Никита Васильевич Осипов истәлегенә багышлап  уздырылды. Ярышларда ДОСААФның Зәй бүлекчәсе рәисе Николай Глухов, «Юнармия» балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Александр Ширяев, мәгариф идарәсе методисты Лилия Гатина катнашты.
Биатлон - үзенчәлекле спорт төре. Ул үз эченә чаңгыда йөгерүдән тыш, мылтыктан атуны да ала. Һәм спортчының физик яктан көчле булуын гына түгел, ә төгәл, ихтыяр көчле, үз-үзеңә ышанучан булуын таләп итә. Командалар бер кыз һәм ике егеттән торды. Һәр чаңгычы тиешле  дистанцияне узып, пневматик винтовкадан мишеньга атты. Югары Мәлем  мәктәбе ярышларга ике команда әзерләгән идее.
Барлык биш мишеньне дә кызлардан Илназ Ишмөхәммәтова (4нче мәктәп), Ольга Игнатьева (Сарсаз-Баграж мәктәбе), егетләрдән Дамир Хәйруллин, Евгений Давыдов (4нче мәктәп), Глеб Ломатин (7нче мәктәп) тидерде.  Илназ Ишмөхәммәтова, София Козенкова (6нчы мәктәп), Регина Насыйрова (Югары Мәлем), Евгений Давыдов, Дамир Хәйруллин, Глеб Лопатин яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Командалардан шәһәр мәктәпләре арасында 4нче мәктәпкә тиңнәр юк, 6нчы һәм 7нче мәктәпләр икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.   Ә авыл  мәктәпләреннән Югары Мәлем мәктәбе -  I, Якты Күл һәм Югары Мәлем мәктәбенең икенче командасы – II, Кадер мәктәбе  III урында.
Оештыручылар барлык спортчыларга, җанатарларга һәм Югары Мәлем мәктәбе директоры Илназ Насыйровка  ярышларны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: