Зәй офыклары

Укучылар арасында “Хезмәтне сәнгать итеп...” район бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Зәй мәшгульлек үзәге мәдәният һәм мәгариф идарәләре белән берлектә сентябрь аенда Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләре елы уңаеннан мәктәп укучылары арасында “Хезмәт культурасы” темасына иншалар һәм рәсемнәр район бәйгесе игълан иткән иде. Районыбызда 2019 ел Мәдәният елы булганлыктан, бәйге “Хезмәтне сәнгать итеп...” темасы астында узды. Бүген бәйгегә нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Мәшгульлек үзәгенә районыбыз авыллары, шулай ук шәһәр мәктәпләреннән иншалар һәм рәсемнәр аша эшче һөнәрләрен иң оста сурәтләүче малайлар, кызлар җыелды.
-Бәйгедә укучылар актив катнашты. Безгә 52 бала  үзенең эшен  җибәрде, шуның 40ы – инша, 12се - рәсем. Бәйгедә катнашучылар эшләре I-IV һәм V-VIII сыйныф укучылары арасында аерым бәяләнде. Ике төркемдә дә рәсемнәр ясаучы  һәм иншалар язучылар арасында 1, 2, 3нче урыннар билгеләнде. Шунысы куанычлы, безгә иншаларны рус телендә генә түгел, татар телендә юллаучылар да шактый булды, - диде мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Ольга Лаптева.
Җиңүчеләр түбәндәгеләр (рәсемнәр бәйгесендә): 1нче урын – Юлия Алексеева (1нче мәктәп, II сыйныф), 2нче урын – Алинә Гарипова (3нче мәктәп, II сыйныф), Ангелина Насыйрова (Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе), 3нче урын – Анастасия Никитина (Ал. Бистәсе мәктәбе, III сыйныф), Никита Юдин (Кадер мәктәбе, I  сыйныф), Зәйнәп Шәфигуллина (Югары Мәлем мәктәбе, IV  сыйныф).
5-8нче сыйныфлар арасында: 1нче урын – Элина Галина (Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе, VII сыйныф), Александра Зозуленко (9нчы мәктәп, VIII сыйныф), 2нче урын – Виолетта Комарова (9нчы мәктәп, VIII сыйныф), Татьяна Мазанкина (Төги мәктәбе, VII сыйныф), 3нче урын – Нәфисә Шәфигуллина (Югары Мәлем мәктәбе, VIII сыйныф), Дарина Комиссарова (Ал. Бистәсе мәктәбе, VII cыйныф), Валерия Королева (9нчы мәктәп, VIII сыйныф).
Татар телендә язылган иншалар арасында комиссия беренче урынга лаеклыны тапмаган. Аның каравы, Алинә Локманова (9нчы мәктәп, IX сыйныф) һәм Камил Миннебаев (Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе) 2нче урынны бүлеште. Татар гимназиясенең VII сыйныф укучысы Резеда Шәйхетдинова 3нче урынны яулады.
Иншаны русча язучылар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Иван Малышев (Ал. Бистәсе мәктәбе, VI сыйныф), - 1нче, Гүзәл Маликова (Бигеш мәктәбе, VII сыйныф) һәм Заринә Баранова (Югары Мәлем мәктәбе, IV сыйныф) – 2нче, Альберт Сәлимгәрәев (9нчы мәктәп, VI сыйныф) 3нче урында.
Барлык катнашучыларга - Дипломнар, ә җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: