Зәй офыклары

Укучылар “Арыш тәме” китабы буенча фикерләште

Зәй үзәк китапханәсенең татар әдәбияты бүлегендә күренекле язучы, публицист, драматург, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исемендәге бүләк иясе, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе Мәдинә Маликованың “Арыш тәме” китабы буенча китап укучылар конференциясе үтте.

Алып баручылар В. Галимов һәм Л. Вәлиуллина килгән кунакларны язучының тормышы, иҗаты белән таныштырдылар. “Арыш тәме” әсәре буенча презентация күрсәтелде. Әсәрнең кыскача эчтәлегенә тукталганнан соң, укучылар әсәр буенча  үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: