Зәй офыклары

Укучылар белән юридик мәгьлүматлы кешенең закон бозмавы турында сөйләштеләр

Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен хокук сәгате уздырды.

Укучыларга хокук тәрбиясе бирү, законнарның аерым маддәләре белән таныштыру, хокук бозу очракларын булдырмау, яшүсмерләрдә шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү максатыннан 16 гыйнварда 4нче  мәктәпнең VI А сыйныфы укучылары өчен “Яшьли законнарны бел"  хокук сәгате үткәрелде.
 Тормышта ак белән кара, төн белән көн булган кебек, изгелек белән янәшә яманлык та бар. Әйләнә-тирәбездә яхшы һәм тискәре куренешләр бергә үрелеп бара. Сөйләшү шулар хакында булды.  Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Зөлфия Гыйльманова законнарны яхшы белгән кешенең  хокукларны һәм ирекләрне кысуга каршы тора алуын, үз хокукларын гына түгел, җәмгыять, дәүләт мәнфәгатләрен яклый алуын, юридик мәгьлүматлы кешенең закон бозмавы, башкаларны да моннан тыеп калуы турында ассызклады.  
Аннан укучылар алган белемнәрен “Хокукыңны беләсеңме? "  викторинасы сорауларына җавап биреп ныгыттылар. Шулай ук «Тормыштагы хәлләр», «Бәла-казага эләкмә»  уеннары да да зур кызыксыну уятты, балалар аларда  теләп катнашты. Укучыларыга аеруча «Тикшерүне белгечләр алып бара» дигән практикум ошады.
Хокук сәгатенә йомгак ясап, бердәм фикергә киленде: һәркем үз хокукларын һәм бурычларын белергә, законнарны үтәргә тиеш.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: