Зәй офыклары

Укучылар дүртенче чирекне өйдә башлап җибәрделәр

Дәресләр гадәти расписание буенча көндезге 10нан сәгать 14кә кадәр билгеләнгән.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, укучыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать белән чыгып, мәктәпләрдә, урта һөнәри уку йортларында һәм вузларда уку процессының 6 апрельдән дистанцион формада дәвам итәчәген белдергән иде.
Бүген иртәнге сәгать 10нан Зәй районы укучылары да өйләрендә компьютер, телефон, төрле гаджетлар алларына утырып, дүртенче чирекне башлап җибәрде. Шәһәрнең 4нче мәктәбендә, мәсәлән, һәр сыйныфта укучыларны һәм укытучыларны берләштергән ватсап төркемнәре барлыкка килде. Анда укытучылар балаларга биремнәрне юллый, видеодәресләр өчен ссылкалар җибәрә. Нигездә кара-каршы видеодәресләр zoom кушымтасы буенча алып барыла. Шулай ук Якласс кушымтасы буенча да эшлиләр. Дәресләр гадәти расписание буенча көндезге 10нан  сәгать 14кә кадәр билгеләнгән. Ә калган вакытларда балалар биремнәрне дәреслекләр буенча үтәп укытучыларга электрон адрес буенча юллый.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: