Зәй офыклары

Укучылар эшкә урнашты

Җәйге каникуллар – укучылар өчен ял чоры гына түгел, ә вакытлыча эшкә урнашып, эшләп алу вакыты да. Элегрәк аны хезмәт чиреге дип атыйлар иде.

Әлбәттә, хәзер балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру  бераз катлауланды, чөнки законнар гел үзгәреп тора.
Яшьләр эшләре идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, быел укучыларны эшкә урнаштыру өч юнәлештә оештырылган. Аның берсе -  “Күңелле җәй” проекты кысаларында  ишегаллары лагерьларында эшләү. ”Легенды 17” педагогик отрядында  ай саен 32 югары сыйныф укучысы шәһәрнең 10 ишегалдында, шул исәптән Мирный, Иске Зәй  бистәләре, Якты Күл, Сәвәләй һәм Ал. Бистәсе авылларында балалар ялын оештыралар. Әйдәманнар балалар белән эшләү өчен махсус курслар уздылар. Алар көненә өч сәгать эшлиләр.
Икенче юнәлеш булып укучыларны яшелләндерү эшенә тарту тора. Әлеге юнәлештә июнь, июль һәм август айларында 14 укучы өлкәннәр кулы астында төзекләндерү, чәчәклекләрне карап тоту, чүп утау, йомшарту кебек эшләрне башкара.Алар көненә ике генә сәгать эшли.
Социаль ярдәм күрсәтү -  өченче юнәлеш. Әлеге яңа юнәлеш волонтерлар хәрәкәтенә ярдәм күрсәтү максатында оештырылган.  Яшь ”социаль хезмәткәрләр” эшчәнлекне  халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белән берлектә оештыра. Алар пенсионерлар, ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтәләр.Әлбәттә, укучылар башкарган хезмәтләренә, көненә ничә сәгать эшләүләренә карап, хезмәт хакы  алачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: