Зәй офыклары

Укучылар мәдәниятле кеше нинди булырга тиеш дигән темага бәхәсләште

Зәй үзәк китапханәсендә “Кеше. Закон. Хакыйкать” клубы 10 ел дәвамында эшләп килә.

15 октябрьдә китапханәче Зөлфия Гыйльманова «Сөйләм культурасы һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән танып-белү сәгатен  4нче мәктәпнең 7 А сыйныф укучылары өчен үткәрде.

Мәдәниятле  кеше нинди булырга тиеш? Кешенең мәдәниятле булы аның  гамәлләрендә, сөйләмендә,  өлкәннәргә карата, Ватанга мәхәббәт хисләрендә чагыла. Бала мәктәптә шактый озак вакыт укый. Нәкъ менә шул чорда аның шәхесе формалаша. Укучылар чара барышында сөйләм культурасы  һәм этикет буенча лекция тыңладылар, бу турыда видеороликлар карадылар.

Балалар “Үзеңне дөрес тоту культурасы" викторинасында, мәкальләр белү, тизәйткечләр әйтү буенча  да ярышты. Укытучылары Роза Борисенкога иң озын һәм катлаулы тизәйткечне әйтергә туры килде. 

“Грамоталы әдәби сөйләм яшьтәшләрең, укытучылар, әти-әниләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итә. Сүз тәэсирен белү бу тормышта уңышка, югары профессонализм дәрәҗәсенә ирешү икәне аңладылар укучылар чара барышында”, - ди  Зөлфия Гыйльманова.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: