Зәй офыклары

Укучылар сугыш чоры истәлекләренә күз салды

Бүген шәһәрнең 4нче мәктәбе VII сыйныф укучылары ел саен үткәрелә торган «Көчле рухлылар» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

Акция “Сугыш балалар өчен түгел” баш астында үткәрелде. Укучылар рус теле һәм әдәбияты дәресендә, китапханәче Зөлфия Гыйльманова белән берлектә Светлана Алексиевичның “Соңгы шаһитлар" (“Последние свидетели”) китабы буенча китап укучылар конференциясе үткәрделәр. Бала күзләре аша сугыш михнәтләренә багу аеруча тетрәндергеч.
- Китап укучылар конференциясендә балалар сугыш чорында өч яшьтән алып унике яшькә кадәр булганнарның истәлекләрен кычкырып укыдылар. Бүгенге көндә нәкъ менә алар - ул фаҗигале көннәрнең соңгы шаһитлары, икәнен аңладылар. Шуңа күрә Светлана Алексиевич язганнарны укырга кирәк. Бу чын мәгънәсендә тарихи дәреслек, - диде рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Борисенко, әлеге китап турында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: