Зәй офыклары

Укучылар үткәннәргә “кайттылар”

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 1нче мәктәпнең II сыйныф укучылары белән төрле милләт вәкилләре ничек яшәүләрен һәм ни белән шөгыльләнүләрен белү өчен үткәннәргә “кайттылар”.

Башта алар Россиянең күпмилләтле булуы турында «Гора самоцветов» мультфильмын карадылар. Чара барышында балалар  илебездә яшәүче  төрле милләт вәкилләренең  мәдәнияте блән таныштылар. Шулай ук балалар Идел буенда яшәүче халыкларның яратып уйнаган уеннарын да бик теләп уйнадылар.
Безнең районда 27 милләт вәкиле яши. Алар бер зур гаилә булып, бер-берсенең гореф-гадәт, йола, бәйрәмнәрен, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, бергә эшләп, бәйрәм итеп, үзара дус-тату яшәп, киләчәккә атлый.
Юлия Бутакова, музейның фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: