Зәй офыклары

Укучыларга – маршал Жуков турында

Безнең өчен Бөек Ватан сугышы - тарих. Бу бөек тарих, аны без хәтерлибез һәм горурланабыз! Сугышның барлык эре операцияләре диярлек Георгий Жуков җитәкчелегендә үтә.

Мәскәү өчен сугышта, Ленинград фронтында, Сталинград һәм Курск сугышында, Проскур-Черновица операциясендә, Багратион операциясендә, Висла-Одер һөҗүмендә, Берлин өчен сугышта Георгий Константинович зур  роль уйнаган. Маршал Жуков Совет ягыннан Вермахтның берсүзсез капитуляциясе актын 1945  елның 8 маенда 9 маенда имзалаган.
26 ноябрьдә маршалның туган көне уңаеннан (1896 елның 1 декабрендә туган)   Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда “Георгий Жуков – Җиңү маршалы” дип аталган хәрби-патриотик уен узды. Аңа 1нче мәктәпнең VII-IX сыйныф укучылары чакырылды. Укучыларга логик фикерләүгә, игътибарлылыкка, тарихны белүгә корылган берничә станцияне үтәргә кирәк булды.
Укучыларның күбесе өчен  Зәйдә яшәүче сугыш ветераны Анна Моисееваның маршал белән таныш булуы турында мәгълүмат ачыш булды, дип әйтсәң дә була. Анна Ивановна маршал Георгий Жуков  белән бер генә тапкыр очрашмый. Ә фронттан аларны туган якларга маршал үзе озатып кала. Жуков аларны озатканда  поездны бизәргә куша, җиңүчеләр кайтуын күреп-белеп торсыннар, ди.
Светлана Долгова, музейның өлкән фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: