Зәй офыклары

Укучыларга тарихи вакыйгалар турында

3 декабрь илдә Билгесез солдат көне буларак, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарның якты истәлеген хәтерләрдә яңарту максатында билгеләп үтелә.

Бүген шул уңайдан шәһәрнең 4нче мәктәбендә һәм Поручик авылы белем йортында “Гвардия” эзтабарлар отряды әгъзалары укучылар белән очрашулар үткәрде. Алар сугыш үткән урыннарда булып, казу эшләре алып баруларын, нинди шартларда солдатларның сугыш кырларында үлеп калуларын сөйләделәр. Балаларда казу эшләре нәтиҗәсендә табылган сугыш кирәк-яраклары, солдатларның көндәлек кулланган әйберләреннән әзерләнгән күргәзмәләр аеруча кызыксыну уятты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: