Зәй офыклары

Укучыларның көзге каникуллары башланды. Каникулларны хәвеф-хәтәрсез үткәрик

Бүген мәктәп укучыларының көзге каникуллары башланды. Республикада шул уңайдан “Көзге каникуллар” исемле профилактик чара үткәрелә.

Әлеге чарадан Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре дә читтә калмады. Шәһәрнең 3нче мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен белү, юл билгеләрен тану максатыннан практик шөгыль уздырды.  Балалар юлдагы иминлек темасы буенча табышмакларга җавап таптылар, юлда үзеңне ничек тоту кирәклеге турында сөйләделәр.

Татьяна Кузнецова, музей хезмәткәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: