Зәй офыклары

"Укучының мәдәни көндәлеге" - шәхесне рухи баета

Моннан биш ел элек яңа уку елында башлангыч сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшыру проекты гамәлгә кергән иде.

Әлеге проект эшчәнлеген җәелдерә бара.
- Кече яшьтәге укучы балаларны китапханә, театр, музейларга "алып килгән" бу башлангыч республикабызның уникаль табышы булды. Беренче елны ул беренче сыйныф укучысын мәдәният оешмалары белән таныштыручы проект буларак кына гамәлгә ашырылса, соңгы елларда исә барлык башлангыч сыйныф малай-кызларын колачлады. Бу көндәлек укучы белән бергә үсә, иң мөһиме - көндәлеккә башлангыч сыйныфтан өйрәнеп, калыпланып үсү бик яхшы , - ди үзәк китапханәнең балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Рита Әхмәтова.
Проект гамәлдә булганнан бирле китапханәдә башлангыч сыйныфлар өчен төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештырыла. Китапханәчеләр биш ел инде "Укучыларның иң яхшы мәдәни көндәлеге" бәйгесе оештыра. Бу көннәрдә бәйгенең 2019-2020 уку елының республика этабына нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләр урыннарда бүләкләнде. Зәйдән алар – Алия Абзалетдинова (татар гимназиясе, 1нче “а” сыйныфы), Эмилия Зәйнуллина (4нче мәктәп, 2нче “а” сыйныфы), Диләрә Йосыпова (4, 2нче ”а” сыйныф), Әмир Перцев (татар гимназиясе, 3нче “а” сыйныфы), Ләйлә Йосыпова (4, 4нче “б” сыйныфы).
Рәзинә Йосыпова исә "Иң яхшы мәдәниятле ана" номинациясендә бүләкләнде. Әниле-кызлы Йосыповаларның бәйгедә җиңү яулавы куанычлы. Рәзинә ханымның әлеге бәйгедә өченче ел рәттән җиңүе инде.

- "Укучының мәдәни көндәлеге" - шәхесне рухи яктан баетучы проект ул, гаиләдә аңа игътибар зур. Әлеге проект балалар белән без әти-әниләрне мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Моның аша балаларыбызга якынаябыз, -ди Рәзинә ханым.
Мондый ата-аналарны хупларлык, башкалар да аларга кушылсын иде.
- Алдагы елларда республика бәйге җиңүчеләре Казанга “Әкият” татар курчак театры бинасына чакырылып, алар өчен котлау тантанасы һәм мәдәни чаралар оештырыла иде. Агымдагы елда ул урыннарда китапханәләрдә оештырыла, - ди Рита Әхмәтова.
Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәкләштерелгән китапханәләр директоры Сәрия Батыршина бәйге җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Дипломнары һәм бүләкләр тапшырды һәм ихлас котлау сүзләре ирештерде.
Соңыннан тантана кунакларына китапханәче апалары “Кәҗәкәй” курчак тамашасын күрсәтте. Тантана оештырылышы, котлау-бүләкләүләрдән малай кызлар бихуш калды.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: