Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Ул безне тормыш итәргә өйрәтте

1963-1977 елларда Бигеш авылында урнашкан балалар йорты директоры, аннары Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче мәктәп директоры, Россиянең атказанган укытучысы, Ирек Таһир улы Уразаевка бу көннәрдә 90 яшь тула.

Укытучы – олы юл башы. Хак сүзләр. Мин моны үз тормышымнан, үз кичерешләремнән чыгып әйтәм. Без үскәндә авылда иң хөрмәтле кеше укытучы иде. Мин үзем дә мөгаллимнәр гаиләсеннән. Әтием Миргаяз Әбүбәкер улы, әнием Мөзәянә Мөхәммәтсарим кызы Югары Пәнәче авылында яшәп, гомерләрен балалар укытуга багышладылар. Авыл җирендә укытучының һәр адымы, бөтен гамәле күз уңында, һәр сүзе халык телендә. Кызлар укытучы апаларга ошарга тырышсалар, без - яшүсмер малайлар, ир-ат укытучылардан үрнәк алып үстек.
Минем яраткан остазым Ирек Уразаев булды. Ул - тирән белемле, киң карашлы, югары әхлакка ия мөгаллим, чын педагог. Минем тормышка, кешеләргә карашым, холык-фигылем, уй-фикерләрем – шәхесем аның йогынтысында формалашты. Ирек абый һәрвакыт гадел булды: бөтен укучыларны тигез күрде, беркемне дә яклашмады, беркемне дә аерып карамады. Усаллык юк иде анда. Шул сыйфатлары белән ул балаларның да, ата-аналарның да ихтирамын яулады.
Мин 1966-1968 елларда Бигеш урта мәктәбендә белем алдым. Бөтен районга мәгълүм алдынгы уку йорты. Үзебезнең Югары Пәнәчедә мәктәп сигезьеллык кына, шуңа күрә югары сыйныфка җиде чакрым йөреп укыдык. Ирек Таһир улы Бигеш балалар йортында директор, урта мәктәптә укытучы булып эшли иде. Ул безне тарих фәненнән укытты, аны дөньябызны онытып тыңлый идек. Дәреслектә язылганнан тыш Ирек абый һәр тема буенча әллә күпме мавыктыргыч әйберләр белә. Ул биш ел хәрби хезмәттә булган, күп җирләрдә йөргән. Без китаплардан, кинолардан гына белгән бөек шәхесләрне үз күзләре белән күргән. Легендар Чкаловның улы Игорь Чкалов аның командиры булган. Безнең укытучы маршал Жуковны, Ворошиловны, Алексей Маресьевны күргән, илбашының улы Василий Сталин белән дә аралашкан. Авыл малайлары өчен никадәр кызыклы яңалык, никадәр ачыш!
Бервакытны мин Ирек абый урынына дәрес бирдем. Ул тема бу көнгә кадәр истә – Бөек Ватан сугышындагы тамырдан борылыш. Эш шунда, дәресне белмәсәң, Ирек Таһирович бервакытта да “икеле” куймый иде. Тавыш күтәрмәс, каты бәрелмәс. «Киләсе дәрескә белмәгән темаңны сөйлисең һәм миңа яңа теманы да аңлатасың. Бәлки мин сиңа төшендерә алмыймдыр, син үзең миңа ничек аңлатыр идең»,- ди. Нинди оста педагогик алым булган бит бу! Иптәшләре алдында кемнең сынатасы килсен – тырышып-тырышып әзерләнәсең инде. Укытучы өстәле артына басып сөйләү бездә җаваплылык тәрбияләгән, горурлык хисе дә уяткан. Мин бу көнгә кадәр тарих фәнен яратам, тарихи фильмнар карыйм. Ә Бөек Ватан сугышындагы тамырдан борылыш турында төнлә уятып сорасалар да, бәйнә-бәйнә сөйли алам.
Урта мәктәпне тәмамлагач без сыйныфташым Таһир Рахманов белән Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердек. Группадагы 30 кеше арасында тарихны һәм политэкономияне бездән яхшы белүче юк иде.
Ирек Таһирович үз фәнен беркайчан да ачуланып, мәҗбүриләп укытмады. Тарихны белүнең тормышта никадәр мөһим булуын дәлилләп күрсәтә иде ул. Аның төп педагогик коралы аңлату, төшендерү булды. Без аннан беркайчан да: «Сез моны булдыра алмыйсыз», - дигән сүз ишетмәдек. Укучыны кимсетми, киресенчә, үсендереп канат куя. «Бу малайларда өмет бар, болар тормыш итә белер»,- дип үз-үзебезгә ышаныч уята иде. Без мәктәп бусагасыннан олы тормышка куркып-икеләнеп түгел, ә зур хыяллар, олы максатлар белән кыю атладык. Һөнәр үзләштердек, гаилә кордык, йортлар салдык, халык өчен игелекле эшләр башкардык, кыскасы, тормышта югалып калмадык. Бу уңышларның барысында да зирәк остазыбыз – Ирек Уразаевның өлеше бар. Юкка гына минем әнием аны «татарның Макаренкосы» дип атамый иде шул.
Ирек абый - бик тәрбияле, культуралы, югары зәвыклы кеше. Морзалар нәселеннән. Ул һәрвакыт пөхтә - костюм-чалбардан, галстуктан, ак күлмәктән йөрде. Без аннан киенергә өйрәндек. Җиңел төз гәүдәле, куе кара чәчләре дулкынланып тора – бик күркәм кеше. Төс-бите генә түгел, күңеле дә бик матур иде аның. Дәрестән тыш вакытларда ул безгә гаилә тормышының серләрен дә аңлатты. Өйләнгәндә егет кешенең өч әйберсе булырга тиеш: гаиләсен тәэмин итәргә - һөнәре, яшәргә - йорты, көтелмәгән хәлләр өчен - запас акчасы дип өйрәтте ул безне. Гаилә ныклы булсын өчен алтын кагыйдә бит бу! Ирек абый белән Розалия апаның үзара мөгамәләләре искиткеч
җылы иде. Аларга карап без, яшүсмер егетләр, яшь гаиләнең нинди булырга тиешлеген күрдек.
Мин гомер иткәндә остазымның тагын бер үгет-нәсыйхәтен истә тоттым. «Тормышта сезгә төрле кешеләр очрар – яхшылары да, яманнары да. Әмма һәр кешенең, нинди булуына карамастан, нинди дә булса уңай ягы була, шуны үзегезгә алыгыз. Шул сыйфатларны туплап яхшы кеше булырсыз», - дия иде ул.
Сабый баланың күңеле ак кәгазь битедәй – яхшылыкны да, яманлыкны да киптергеч кебек тиз сеңдерә. Укытучының хикмәтле сүзе аның күңеленә кереп кала, матур гамәле гомер буе өлге булып тора. Мәктәпкә килүче яшь педагоглар Ирек Уразаев кебек олы шәхесләрдән үрнәк алып, аларның зирәк алымнарын кулланып, балаларны яратып һәм хөрмәт итеп эшләсеннәр иде.
Бигеш урта мәктәбен тәмамлавыма 50 елдан артык вакыт узды. Әмма Ирек Таһир улының дәресләре һаман да күз алдында, ягымлы карашы, акыллы киңәшләре күңел түрендә саклана. Без аның белән гомер буе аралашып яшибез. Элек хатлар алыштык, хәзер телефоннан сөйләшеп торабыз. Минем армиядән язган открыткаларым да исән әле анда. «Фәргать, синең безне онытмыйча, хәл-әхвәл белешеп торуың минем өчен Ленин орденыннан да югарырак»,- дип шаярта ул. Ирек ага укучыларының күбесен исемләп хәтерли. Аларның эшләре-уңышлары турында һәрчак хәбәрдар.
Хөрмәтле укытучыбыз Ирек Таһирович! Сез безгә тирән белем һәм яхшы тәрбия бирдегез. Барлык сабакташларым исеменнән Сезнең алдыгызда баш иям. Рәхмәтләрнең иң зурысы, теләкләрнең иң яктысы Сезгә. Олы юбилеегыз белән! Елларга бирешмәгез – Сез һәрвакыт безнең өчен үрнәк.
Фәргать Хәмитов,
татарча көрәш буенча Татарстан чемпионы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев