Зәй офыклары

Ул җыр сузуга, җиһан тынып кала

Райондашыбыз Зәйнәп апа Гыйльметдинова җыр сузуга, бөтен зал, җиһан тынып кала. Тавышы моңлы, салмак аның. Сүз башыбыз Дүрт-Мунча авылында яшәүче 91 яшьлек тыл ветераны, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның апасы Зәйнәп апа турында. Күп еллар мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшләгән ул.

-Зәйнәп апаның җырлавын тыңлап туя алмыйм. Мәдәният йортын җыештырганда, язын гөлләрне күчереп утыртканда, эшен җырлый-җырлый башкара иде. Элек авылда ансамбльләр оештырып, җырлап йөргән ул, хәзер дә чараларда  катнаша. Өлкәннәр көне аның “Җомга” халык җырын башкаруыннан башка узмый, - ди мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова.
Сарман районы Яңа Бүләк авылыннан Дүрт-Мунчага килен булып төшкән Зәйнәп уңганлыгы, кешелекле, ярдәмчел булуы белән сок-ландыра.
-Гаиләдә биш бала үстек, арабыздан  Илһам моңлы булуы белән кечкенәдән аерылып торды. Энем Кыяметдин дә матур җырлый иде,- дип искә ала Зәйнәп апа.
Аның җыр-моңга гашыйк Гыйльмисафа апасы да Дүрт-Мунчага  килен булып төшкән була. Зәйнәп апа гаиләсендә исә биш бала –ул-кызлар үстереп, аларга белем биреп, тормыш юлына озаталар. Илһам Шакировның Зәйне үз итүендә, аның күренекле кешеләре белән хезмәттәшлектә булуында, билгеле, апалары зур роль уйнамый калмагандыр.  
- Илһам Шакиров  еш Әлфия Авзалова һәм башка күренекле җырчылар, артистлар  белән авылга килеп концертлар бирде, очрашулар оештырды. Илһам абый яшүсмер чактан ук инде  авыл Сабантуена килеп җырлый иде, - ди җирлек башлыгы Радик Ситдыйков.
Зәйнәп апа мәшһүр җырчыбыз турында журналистлар сорауларына  теләп җавап бирә, аны искә алу кичәләрендә катнашырга тырыша.   Узган ел, мәсәлән, Тукай районында узган  “Ак калфак” республика хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы күчмә утырышы кысаларында Яңа Бүләк авылында  Илһам Шакиров иҗатына багышланган музейга экскурсия оештырылган иде. Әлеге мәртәбәле чарада  Зәйнәп апаның катнашуы аңа үзенчәлек, мәгънә өстәде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: