Зәй офыклары

Улы –әтисе, әтисе улы белән горурлана

Әфган сугышы XX гасырда шанлы вакыйгаларның берсе бит ул, дип сүзен башлады Югары Мәлем авылыннан Илсур Зарипов. Әлеге авылдан дүрт егеткә Әфганстан, ком чүлләрен иңләргә, дары исен иснәргә туры килә. Кызганыч, аларның икесе мәрхүм инде, берсе – Петр Осипов әлеге җирлекнең Керәшен Мәлеме авылына “кара кызалаклар” дип телгә кергән йөк самолетында кургаш табут эчендә кайта. Шомлы, хәвефле еллар...

Илсур күпбалалы гаиләдә үсеп, башта Югары Мәлем мәктәбендә укый, аннан Федоровка урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1980 елда армия хезмәтенә алына. Әфганстанга эләгеп, Джалабад шәһәрендә десант-штурм бригадасында хезмәт итә.  Тик ул биредә хезмәт итеп, сугыш өермәсе камалашында калуын бик сөйләргә яратмый. Әфганстанда яраланып, озак кына госпитальләрдә ятып кайта ул. Бу турыда сорашсаң,  уйга калып, күз карашын еракка төби. Әле дә андагы мәхшәрләр төшенә керә солдатның, еш куркып, сискәнеп уяна. Андый мәшхәрне беркемгә дә күрергә язмасын, дип тели.
Татар егетләре кайда да үҗәт, чын солдат шул: Илсур Әфганстаннан туган якка «Батырлык өчен»,  «Рәхмәтле Әфганстан халкыннан» медальләре белән кайта.
Озак та үтми солдат бушлатын да салып өлгермәгән егет туган авылында машина йөртүче булып эшли башлый.  Яшәүнең кадерен, эшнең тәмен белеп яши. Авылның уңган, чибәр кызы Флүзә белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп  үстерәләр, хәзер онык үстерешәләр инде.  Терәге, таянычы булган улы Илнар исә бүгенге көндә армия хезмәтендә. Улы –әтисе, ә әтисе улы белән горурлана. Илсур улына үтемле киңәшләрен биреп, аның армия хезмәтендә тормыш мәктәбе алып кайтуына сөенә. Илнар белән элемтәгә кергәч, әтием турында язсагыз бик шат булыр идем,  диде.
-Әтием солдат булган, ә солдат сугышны үзе сайламый, ул сугыш башламый. Бары тик биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән фәрманны гына үти ул, -ди Илнар.
Илсур гармунда, гитарада уйнарга ярата. Туганнары, балалары белән очрашкач, күңелендә булганнарын җыр аша ирештерә.
-Илсур - авылда бик гаилә җанлы, эш сөючән, тыйнак гаилә башлыгы, - ди җирлек башлыгы Фәнзия Николаева аның турында.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: