Яңалыклар

Умарта корты сөючеләр, сезнең өчен!

Кыш. Суык. Бөтен дөнья ап-ак карга күмелгән. Табигать тирән йокыга талган. Тик тере табигать йокламый, хәрәкәт итә, яши. Без – кешеләр дә шул табигать балалары.

Кышның үзенә күрә бер гаҗәеп, серле мизгелендә яшәп ятабыз. Ашыйбыз, эчәбез, йоклыйбыз, эшлибез, ял итәбез. Көндәлек мәшәкатьләр белән мәш килеп, көннәрне үткәрәбез. Авыл җирендә яшәүче кеше табигать кочагында инде ул. Әз генә авыл читенә таба атласаң, басу-кырлар, әрәмәләр башлана. Әнә сихри урман күренеп тора. Күз алдында җәйге манзара. Бер мизгелгә чәчәкле болыннар, яшел урман, гөжләп торган умарта кортлары, очып китүче күчләр безнең күз алдыннан узып китә. Мин боларны “умартачы күзлеге” аша күрәм. Минем күңелем шушы ямьлелекне, яшеллекне сагына. Тик торганнан кортлар кышлый торган омшаникка керәм, тыңланып йөрим. Кортларның тыныч гөжләве мине тынычландыра. Тик күңел барыбер нидер көтә, нидер сизә, сагына, тынгысызлана. Әйе, гыйнвар ае узды, ел фасылы үзгәрәчәк, кышның гомере кыскара. Кайдадыр күңел түрендә яз һәм җәй уянып маташа. Һәм күптөрле хыяллар, кортлар янында мең төрле эшләр башланачак.
Җәйге айларга әзерләнү максатыннан  үземнең кайбер киңәшләремне сезгә җиткерәсем килә, хөрмәтле якташлар. Бүген мин сезгә очып киткән күчләрне тоту турында  серемне чишәргә телим. Мин шактый озак еллар урманда, агач куышларында оялаган кортларны эзләү белән мавыктым. Таптым, алдым, тик бу эш күп көч, түземлек, сабырлык сорый. Билгеле, бу эш күңел өчен, шулай ук хуҗалык өчен дә бик файдалы. Соңгы 10-15 елда мин урман буйлап корт эзләп йөрмим, ә кортлар мине эзләп табалар. Монда инде ничек дигән сорау туа.
Беренчесе. Умартачылык белән шөгыльләнгән кешеләрдә искергән, я булмаса кортлары үлгән буш оялар бар.  Шушы ояларны май башында  әйбәтләп юып, матур төсләргә буяп (яшел, зәңгәр, сары, алсу-кызгылт) яшелчә бакчаларына, бәрәңге бакчасы башларына, сукмак буйларына,  буш ихатадагы ишегалларына, бакча башындагы су буйларына, әрәмәләргә, урман буйларына, урман аланнарына урнаштырып куярга кирәк. Ояның авызын я көнчыгышка, я көньяк-көнчыгышка, я көньякка каратып куярга. Җиргә 40-50 сантиметр биеклектә казыклар кагып, шуңа урнаштырырга. Оя эченә кәрәзле рамнар тезәргә, рамнар өстен чиста киндер капчык белән капларга, калынча тегелгән сырма, я иске одеал  белән җылытырга. Май һәм бензин исләре булмаска тиеш. Ояның өске тишеге ябыла, аскы тишек 4-6 сантиметр киңлектә ачык тора. Бу ояларны атна саен карап торырга, көядән саклану өчен кәрәзләр коры, чиста булырга тиеш. Бал кую кирәкми. Әгәр күч килеп кергәнен күрсәң, аны шул көнне караңгы төшкәч бакчага күчерергә кирәк. Ә инде кортлар кереп 2-4 көн торсалар,  ояны күчерү кирәк түгел. Чөнки кортлар ияләнгән урыннарына кайталар һәм үлеп,  әрәм булалар. Ә оядагылары барыбер ана белән яңа җирдә яши. Бу ояларны 25 майда куярга кирәк, ә июльнең  азакларында җыеп алырга, корт кергәннәре  сентябрь азакларына кадәр урыннарында торалар. Ерактагыларын (2-3 километр булса) корт кергәч тә  кайтарып кую кирәк.
Икенчесе. Корт тоткан һәм корт асрарга теләгән кешеләр өчен тагын бер киңәш.  Хәзер үк эшли башларга мөмкин.  6-7 олы рамга исәпләп фанера яки крагистан тартмалар ясарга. Бер ясаганда 4-5не ясарга тәкъдим итәм.  Алгы якта,  аста 1,2 сантиметр киңлеге, 5-6 сантиметр  озынлыгы,  тишек ясарга һәм кортлар килеп кунарга җайлы булсын өчен 4х10 сантиметр зурлыкта такта кисәге кадаклап куярга. Тартманы җыйганда крагис кадакланачак планкалар тышкы якта кала. Крагисны шуларга беркетергә кирәк. Тишек турындагы тактачык та иң алдан беркетелергә тиеш.  Рамнарны өске колакларыннан элеп кую өчен тартманың ике башта өске якларына,  эчке яктан  2 сантиметр калынлыктагы планкалар кагып куярга оныттмагыз. Чөнки тартманы җыеп бетергәч, аны кадаклау эше авыр булачак. Рамнар кую өчен өске капкачы ачыла торган була. Рамнарны куеп, бер кат киндер куйгач, өске капкач ябыла һәм 4 кадак белән беркетелә. Капкачны  рамнарга тиеп торырлык итеп ясарга. Рамнар тартманың төбеннән 3-4 сантиметр  биегрәк торырга тиеш.Тартма эчендәге рамнар шуып йөрмәсен өчен  алар араларына 1 сантиметр киңлектә рейкалар куеп калдырырга кирәк (рейкалар саны рамнарга караганда бергә артык була.) Тартманы бау белән агачка элеп куярлык итеп көйләргә.  Урманның юан агачлар (имән,юкә, усак, әрәмәләрдә карт таллар)  үсә торган,  бераз аулаграк җиренә, кеше күзенә бик күренеп тормаслык итеп, шулай ук тартмага кояш нурлары нык төшмәслек итеп  агачка элеп куярга. 2-3 метр биеклектә булса, бик яхшы була. Инде сезнең бәхетегез җиңеп,  күч керсә, кич - кортлар эштән кайтып беткәч кенә алып кайтырга. Шул тартма белән 2-3 көн бакчада торгач,  шул ук урында  умарта оясына күчерергә. Шуңа күрә тартманы нәкъ оя куясы урында тотарга кирәк. Оя урыныннан күчсә, кортлар адашалар. Ояларның урынын  күчерергә теләсәң,  һәркөнне караңгы төшкәч 50-60 сантиметр читкәрәк күчерергә мөмкин. Тартмаларны кара һәм яшел төсләрне чиратлап ала-тилә итеп буясаң, күзгә бик чалынып тормый. Тартма элеп куярга юан кадак, чүкеч һәм 2-3 метрлы  баскыч йөртү бик җайлы.
Әй, кешеләр! Кайдадыр, аулак җирдә умарта оясы, я агачта эленгән тартмада кортлар гөжләп эшләп торганын күрсәгез, бер үк гөнаһка батып, бу кортларга зыян сала күрмәгез.  Кортларга карата эшләнгән гөнаһ күкләрдә дә кичерелми. Сак булыгыз!
2018 елның язлары,  җәйләре,  көзләре матур булсын,  тыныч булсын, икмәкләргә бай булсын. Барчабыз да сәламәт, бәхетле, шат булыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Умарта корты сөючеләр, сезнең өчен!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар