Зәй офыклары

Ун көн эчендә Татарстан таксистларына мең ярымнан артык штраф язганнар

Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрделәр.

Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф язганнар. Бу хакта республика дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

11 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре такси йөртүчеләр гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрделәр.

Операция вакытында инспекторлар таксистларның кешеләрне ташуга рөхсәте, Россия машина йөртү таныклыгы, юл битләре бармы-юкмы икәнлеген тикшерде, шулай ук автомобильнең техник торышын тикшерде.

Ун көн эчендә 6 меңгә якын җиңел такси тикшерелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен таксистларга 1,5 меңнән артык штраф язылды. Моннан тыш, исерек таксист белән 5 очрак, машина йөртүченең хокукы булмаган - 6 очрак, шулай ук тиешле рөхсәттән башка пассажирларны йөртү буенча 47 очрак ачыкланган.

Моннан тыш, тикшерелгән 95 машинаның техник яктан төзек булмавы ачыкланды, аларның 14енең руль һәм тормозларга бәйле проблемалары бар иде.

Таксистлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү эше дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: