Зәй офыклары

Урак темпы артканнан-арта бара

Зәй районында урып-җыю эшләре темпы арта бара. Аграрийлар алдында 14200 гектарда – көзге бодай, 17000 гектарга якын арпа суктыру бурычы тора. Бүгенге көндә басуларда 8 механикалаштырылган звенода 55 комбайн эшли.

Комбайннарның күбесе – төрле маркадагы югары җитештерүчәнлекле. Аларда  үз эшенең осталары булган, тәҗрибәле комбайнчылар хезмәт куя.
 4 августка игенчеләр 10130 гектарда ашлык җыеп алды. Бу  - барлык мәйданның  27,2 проценты дигән сүз. Бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан уртача 62  центнер тәшкил итә.
Шунысы игътибарга лаек, районда  механизаторлар, җир кешесенә кадер-хөрмәт  зур. Механизаторларга кызыксындыру чаралары каралган.
 - Ике мең ярым тонна суктыручы комбайнчылар – 50 мең, өч мең ярым – 70 мең, дүрт мең ярым тонна суктыручылар 100 мең сум премия алачак, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.  
Урып-җыю яхшы бара, техникалар  көйле эшли, эш яхшы оештырылган. Комбайнчыларның исә  мул уңыштан кәефе күтәренке.
Суктырылган мәйданнарда салам җыелып, прессланып  барыла, фермаларга кайтарыла. Аннан бушаган әлеге мәйданнар эшкәртелә.
Хуҗалыкларда  көзге чәчү өчен дә җир әзерләнә. Сидераль пар җирләре  куәтле техникалар белән эшкәртелә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: