Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Ураза гаетен каршылыйбыз

Бүген - 12 майда - Рамазан аеның соңгы көне. Димәк, кояш баеганнан соң Ураза гаете керә.

“Ялчыгол” мәчетендә көн саен Коръәннән бер җүз укылды. Коръән хәтем кылынып беткәч, дөнья, ил, республика, районыбыз иминлеге теләнеп, дога кылынды. Зәйдә мөселманнар җәмәгать белән җомга намазлары, кардәшләр белән җыелып тәравих намазлары укыды, бергәләп ифтар мәҗлесләрендә булды, мәчетләргә, мохтаҗларга сәдакалар бирде. Аларга Алаһының рәхмәте яусын.
13 май, пәнҗешәмбе көнне - Ураза бәйрәме. Бу көнне мәчетләребездә Ураза гаете. Мөэмин-мөселманнарны мәчетләргә чакырабыз.
Ураза гаете - мөселманнарның ай буе ураза тотып, көтеп алган көне. Һәркай
сыгызны шушы бөек бәйрәм, Гайдел-фитыр көне белән ихлас куңелдән тәбрик итәм.  Шушы көннең вәгазе, хөтбәсе, бергә җыелып намаз укуыбыз иманыбызның ныгуына, дуслыгыбызның көчәюенә, бер-беребезгә булган мөнәсәбәт-багланышлар артуына, Аллаһка якынаюыбызга, аның сөеклеләре булуыбызга һәм дә ике дөньяның да бөек дәрәҗәләренә ирешүебезгә сәбәп булса иде. Ураза гаетендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, һәрбарчабызга да Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә ирешергә насыйп булсын!

Гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итеп ике дөнья бәхетенә ирештереп, барчабызга да хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсә иде.

Рамазан гаетен үткәрү тәртибе
5.30 – Коръән уку;
6.00 - Вәгазь тыңлау;
6.30 – Зәй муниципаль район башлыгының бәйрәм котлавы;
(Бу чара Җәмигъ мәчете өчен генә)
6.45 – Бәйрәм вәгазе,
7.00 Рамазан гаете намазы,
7. 20 – Бәйрәм кунакларын пылау һәм чәй белән сыйлау,
(Бу чара Җәмигъ мәчете өчен генә).

Рамазан гаетен үткәрү тәртибе Зәй районның барлык мәчет-мәхәлләләрендә дә югарыдагы тәртиптә оештырыла.

Фатыйх хәзрәт Нуруллин,
Имам-мөхтәсип, “Ялчыгол” мәчете имамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев