Зәй офыклары

Ураза гаете уңаеннан районыбыз имам-мөхтәсибе, "Ялчыгол" мәчете имамы Фатыйх хәзрәт Нуруллин мөрәҗәгате

Түземсезләнеп көтеп алган Рамазан ае тәмамланып килә.

-Изге ай  быел башкача уза. “Ялчыгол” мәчетендә көн саен Коръәннән бер җүз укыла. Ул  Zoom кушымтасында бара. Коръән хәтем кылынып беткәч, дөнья, ил, республика, районыбыз иминлеген теләп,  дога кылабыз.
Мөселманнар җәмәгать белән җомга намазлары, кардәшләр белән җыелып тәравих намазлары уку, бергәләп  ифтар мәҗлесләрендә булуны, аралашуны  юксына, тик бу вакытлыча чикләүләр, сабыр булыйк.  «Һичшиксез, авырлыктан соң җиңеллек бар» («Әш-Шарх» (Ачылу) сүрәсе, 5нче аять). Бүгенге вазгыять - кешелекне ныклыкка сынау ул.
Рамазан ае бәрәкәтле ай. Зәйдә мөселман өммәтеннән булганнар  уразаны калдырмыйча тотып, мохтаҗларга, мәчеткә  ярдәм итәләр. Аларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешсен, әҗер-саваплары булсын.
24 май, якшәмбе көнне  - Ураза бәйрәме. ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен Live форматында үткәрү турында карар кабул итте – һәр мөэмин-мөселман бәйрәм вәгазен “ТНВ” телеканалы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның  YouTube-каналы аша турыдан-туры трансляцияне карый алачак һәм шул рәвешчә бәйрәм мохитен тоя алачак. Зәй мөселманнары да   Гает  көнен өйләрендә уздыра. Аллаһы йортында без мәчет әһелләре генә бәйрәм намазын укыячакбыз. Ә менә бәйрәм рухы булсын өчен зур казаннарда пылау пешереп, мөселманнарга таратырга исәплибез.
Изге ай  калебләребезгә ныклык, ихтыяр көче һәм түземлек бирсен,  хата-кимчелекләрдән һәм ялгышлардан сакласын, йортларыбызны иминлек, бәхет, шатлык-куаныч,  тормышыбызда бәрәкәт артуга сәбәп булсын.
Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылса иде. Тоткан ураза гыйбадәтләребез хакына, укылган тәравих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, эшләгән изге гамәлләребез, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез хакына ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, табыннарыбыз мулдан булса иде. Бөек Раббыбыз күңелләребезне мәңгелек иман нуры белән нурландырсын.  Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: