Зәй офыклары

Ураза гаетен бәйрәм иттек

Агымдагы елда да мөхтәсибәт Ураза гаетен уздыруга зур оешканлык белән килде. Ул һәр мәхәлләдә җанлы узды.

Бәйрәм  көнне иртәнге намазга азан әйтелүгә, "Ялчыгол" мәчетенә мөэмин-мөселманнар агылды. Иртәнге намаздан соң Коръән укулар,  вәгазьләр оештырылды. Имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллинның мөрәҗәгатен укып, уразаның файдасы, фазыйләтләре, аны ихласлык белән тоту, күңелебез, калебебезне ураза белән тәрбияләү турында үтемле итеп сөйләде.  Чыгышында элекке мөхтәсиб Сәгыйт хәзрәт Камаловны да  дә искә алып узды ул.

Гаеттә, гадәттәгечә, район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, мөэмин-мөселманнарны бәйрәм белән котлап, теләкләрен  юллады. Район мөселманнары алга таба да милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, туган җире һәм республика үсешенә өлеш кертүгә лаеклы хезмәт итәрләр, диде ул чыгышында.

Гает намазына гыйбадәтханәнең ике каты да мөэмин-мөселманнар белән тулды, алар иңгә-иң торып гает намазы укыды. Аннан "Ялчыгол" мәчетендә гаеттән соң пылау ашап, коймак белән чәй эчүләр оештырылды. Гаеттән кайтучыларны исә гаиләләрендә коймак пешереп көтеп алдылар.
Мәчет биләмәсендә гаеттән соң хакимият булышлыгы белән балалар өчен «Хәйрия» дигән бәйрәм үткәрелде. Аңа шәһәрнең  малай-кызлары җыелды. Биредә балаларга төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылды. Биредә шулай ук балалар кулы белән эшләнгән әйберләр, пешерелгән ризыклардан ярминкә дә оештырылды. Ярминкәне мөхтәсибәтнең хатын-кызлар берлеге оештырды.

Иске Зәй мәчетендә гаетләр елдан-ел колачлырак уздырыла. Агымдагы ел гаетендә биредә 100дән артык мөселман килде. Гыйбадәтханәдә Илсур хәзрәт Әюпов бәйрәм намазы һәм хөтбә укуны башкарды. Биредә шулай ук чәй эчүләр оештырылды.

Бу көнне бер төркем бала ут күршебез Чаллыга сәяхәт кылып, андагы ял паркында Чаллы мөхтәсибәте оештырган аттракционда булып кайтты.

Гает өч көн барып, мөэмин-мөселманнар бер-берсенә кунакка йөреште, әти-әниләре, туганнары зиаратын кылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: