Зәй офыклары

Урлашу очраклары булган

2-10 сентябрьдә район эчке бүлегенә хокук бозулар, җинаять кылулар турында 52 гариза кергән. Шәхескә карата кылынган җинаятьләр теркәлмәгән, ә менә урлау очраклары шактый булган.

Аккумуляторлар, ягулык урлап тотылалар
 3 сентябрьдә районда яшәүче 35 яшьлек кеше бүлеккә  билгесез кешеләрнең аның тракторыннан аккумулятор батареясын һәм 30 литр дизель ягулыгы урлавы турында хәбәр итә. Транспорт хуҗасына 6 мең сумлык зыян килә.Оператив эзләү чаралары вакытында әлеге җинаятьне кылуга мөнәсәбәте булган районның 18,19 яшьлек ике кешесе  һәм Чаллының 33 яшьлек ир-аты тоткарлана. Тикшерүләр вакытында әлеге гражданнарның район биләмәсендә кылынган  кайбер башка җинаятьләргә дә мөнәсәбәтләре булу ачыкланган.Шул ук төнне әлеге угрылар  бер авылда “Камаз” машинасыннан - 50 литр, икенче авылда шундый ук маркалы машинадан 55 литр  дизель ягулыгы урлыйлар. Шунысы да ачыклана, әлеге кешеләр 17-20 июльдә районның бер крестьян( фермер) хуҗалыгындагы авыл хуҗалыгы техникасыннан 250 литр дизель ягулыгы, өч аккумулятор батареясы урлыйлар. Аларга карата җинаять эше кузгатылган. Урланган әйберләр өлешчә кире кайтарылган.
Сарыгын урлаганнар
6 сентярьдә эчке эшләр бүлегенә 65 яшьлек ир-ат, үз хуҗалыгыннан бер сарык югалу турында хәбәр итә.Участок уполномоченные тарафыннан әлеге җинаятьне кылуда шул авылның 50 яшьлек кешесе тоткарлана. Җинаять эше кузгатыла.
Эзенә  төшкәннәр
9 августа шәһәрдә яшәүче 56 яшьлек кешенең  өеннән 20 мең сум акча урланган була. 7 нче сентябрьдә угрының эзенә төшәләр. Ул районның элек хөкемгә тартылган 42 яшьлек хатын-кызы булып чыга.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: