Зәй офыклары

Урлашулар булып тора

Зәй эчке эшләр бүлегендә теркәлгән хокук бозулар арасында милеккә зыян салу очраклары күпчелекне тәшкил итә.

13нән 19 май аралыгында Зәй районы эчке эшләр бүлегендә төрле хокук бозулар турында хәбәр ителгән 43 мөрәҗәгать теркәлгән. Авыр җинаятьләр кылыну очраклары булмаса да милеккә карата кылынган җинаятьләр кимеми. Мәсәлән, 14 май көнне районның бер авылында яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз “МАЗ” автомобиленнән 26 мең сумлык әйберләр югалуы турында хәбәр итә. Шул ук көнне шәһәрнең Ялчыгол урамында урнашкан “Пятерочка” кибетеннән биш мең ярым сумлык продуктлар урлалануы да билгеле. Әлеге очраклар буенча тикшерү эзләү эшләре бара. Ә менә узган елның декабрендә фатирга кереп, кыйммәтле әйберләр урлану очрагы буенча тикшерү эшеүз нәтиҗәсен биргән, әлеге хокук бозуны кылуда шикле хатын-кыз тоткарланган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: