Зәй офыклары

Урлау белән бәйле җинаятьләр кимеми

10-16 гыйнварда Зәй эчке эшләр бүлегендә 18 җинаять теркәлгән. Атна дәвамында шәхескә карата авыр җинаять кылыну очраклары юк, әмма милеккә карата кылынган җинаять очраклары берничә. Мәсәлән, 19 гыйнварда "Машиностроитель" гараж ширкәтендә бер гараждан тәгәрмәчләр, машина запас частьләре урлануы теркәлгән. Полиция хезмәткәрләре кайнар эздән әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче 1992 һәм 1993...

10-16 гыйнварда Зәй эчке эшләр бүлегендә 18 җинаять теркәлгән. Атна дәвамында шәхескә карата авыр җинаять кылыну очраклары юк, әмма милеккә карата кылынган җинаять очраклары берничә. Мәсәлән, 19 гыйнварда "Машиностроитель" гараж ширкәтендә бер гараждан тәгәрмәчләр, машина запас частьләре урлануы теркәлгән. Полиция хезмәткәрләре кайнар эздән әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче 1992 һәм 1993 нче елгы ир-егетләрне тоткарлаган. Үткән атнада 2014 елның ноябрендә кылынган җинаять тә ачылган. Анда билгесез кешеләрнең "Зәй шикәре" агрофирмасының "Маяк" бүлекчәсе складыннан авыл хуҗалыгы техникасы запас частьләрен урлаулары билгеләнгән иде. Хәзер исә бу җинаятьтә шикләнелүче, элек хөкем ителгән 28 яшьлек Зәй кешесе кулга алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: