Зәй офыклары

Урманчы Миңсорур әби юбилеен билгеләде

Зәй районы Карамалы авылында гомер итүче тыл ветераны Миңсорур Шәмсетдинова 90 яшьлек юблеен билгеләде.

Аны гомер бәйрәме белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм автоклуб үзешчәннәре килде.   Ветеран   РФ Президенты Владимир Путин котлавы, район башлыгы Разиф Кәримовтан истәлекле бүләк, котлау сүзләре, матур җырлардан  бик канәгать калды. Аның шатлыгын уртаклашырга балалары, туганнары, авылдашлары, күршеләре дә килгән иде.
Миңсорур Исхаковна гомерен урманчылык тармагына багышлап, лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә ветеранның алты онык-оныкчыгы бар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: