Яңалыклар

“Урманчылар ишек ача” акциясе уза

Арендага урман участогын ничек рәсмиләштерергә, төзелеш өчен агач материалларына кайдан рөхсәт алырга, урманнар буенча кимчелекләр булганда кайда мөрәҗәгать итәргә – бу һәм башка сорауларга Татарстан урманчылары 19 февральдә җавап бирәчәк.

“Урманчылар ишек ача” Бөтенроссия акциясе кысаларында урманчылар Татарстан Урман хуҗалыгы учреждениеләрендә гражданнарны кабул итүләр үткәрә.  Шундый беренче чара Зәй урманчылыгында (Зәй шәһәре, Пионер урамы, 16нчы йорт)  узачак.  19 февральдә иртәнге сәгать 9дан кичке 6га кадәр дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нияз Тазмиев гражданнарны шщхси  сораулары буенча кабул итәчәк. Кабул итүгә шулай ук  әлеге һөнәр белән кызыксынган югары сыйныф  укучылары да мөрәҗәгать итә ала. Аларны урманчы һөнәре, урман хуҗалыклары, янгын-химия станцияләрендәге хезмәткәрләрнең эше белән таныштырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Урманчылар ишек ача” акциясе уза
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар