Зәй офыклары

Урманда скелет тапканнар

Табылган ир-ат мәете озак вакыт үтүгә скелетка әйләнгән, күрәсең. Бу куркыныч табылдыкка Түбән Кама районы Красный Ключ бистәсе янындагы урманда очраклы кешеләр тап булган. Мәетнең өстендә «Данко» маркалы трусы. Янәшәсендә панама, аклы-зәңгәрле күлмәк, кара кроссовки. Полиция мәетнең шәхесен ачыклау белән мәшгуль. Ни дә булса белүче татарстанлыларның түбәндәге номерлар аша шалтыратуларын...

Табылган ир-ат мәете озак вакыт үтүгә скелетка әйләнгән, күрәсең. Бу куркыныч табылдыкка Түбән Кама районы Красный Ключ бистәсе янындагы урманда очраклы кешеләр тап булган. Мәетнең өстендә «Данко» маркалы трусы. Янәшәсендә панама, аклы-зәңгәрле күлмәк, кара кроссовки.

Полиция мәетнең шәхесен ачыклау белән мәшгуль. Ни дә булса белүче татарстанлыларның түбәндәге номерлар аша шалтыратуларын сорыйлар: 8-917-278-72-68, 49-26-36, 49-25-02, 49-25-03 (Түбән Кама шәһәре).


("Әлмәт таңнары")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: