Зәй офыклары

Урта Баграж авылыннан Наталья әбигә 95 яшь тулды

17 августта Урта Баграж авылында гомер итүче Наталья Афанасьевна Кириллова гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды.

Авылның иң өлкән кешесен юбилее белән котларга һәм ил башлыгы Владимир Путиннан килгән открытканы, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләкне  тапшырырга Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Недошивина, Баграж  авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев килде.
Наталья әбинең бүгенге тормышы яхшы, җылыда, тынычлыкта  булса да,  аңа балачагында, яшьлегендә, хезмәт тормышында бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Ул  МТСта хисапчы, секретарь булып эшли. Аннан озак еллар почтаны җитәкли. Гомер буе тырыш хезмәте белән хөрмәт казанган ветеран  бүген дә хәрәкәттә бәрәкәт дип, ил-көнгә дога кылып яши.
Шулай зурлаганнары өчен Наталья әби үзен котларга килгән кунакларга  олы рәхмәтләрен белдерде.  Ә мәдәният хезмәткәрләре аның өчен концерт әзерләп килгәннәр иде. Алар иң матур, иң  моңлы җырларын ветеранга бүләк итте.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: