Зәй офыклары

Урта Багражда Аяз Гыйләҗев йортына мемориаль такта куелды (фотолар)

Бүген Зәй районы Урта Баграж авылында Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның әти-әнисе яшәгән йортка мемориаль такта кую тантанасы үтте. Аңа язучының тормыш иптәше Нәкыя ханым, уллары Искәндәр һәм Мансур Гыйләҗевлар, туганнары, оныклары, республиканың төрле шәһәр, районнарыннан татар әдәбиятын сөючеләр килгән иде. Мөхтәрәм кунакларны уртабагражлылар ипи-тоз, дәртле керәшен җырлары белән каршы...

Бүген Зәй районы Урта Баграж авылында Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның әти-әнисе яшәгән йортка мемориаль такта кую тантанасы үтте. Аңа язучының тормыш иптәше Нәкыя ханым, уллары Искәндәр һәм Мансур Гыйләҗевлар, туганнары, оныклары, республиканың төрле шәһәр, районнарыннан татар әдәбиятын сөючеләр килгән иде. Мөхтәрәм кунакларны уртабагражлылар ипи-тоз, дәртле керәшен җырлары белән каршы алды. Мемориаль тактаны ачу хокукы Нәкыя Гыйләҗевага һәм район җитәкчесе Разиф Кәримовка тапшырылды.

- Безнең төп йортыбызны саклап торучы кадерле кешеләр, дип дәшәм мин бүген барчагызга. Сагынып, ашкынып кайттык бу нигезгә. 1955 елда - Аязым төрмәдән кайтканда, әти белән әни мәктәп ихатасындагы йортта яши иде. Ул әтисе белән әнисенә үз йортларын булдырырга ярдәм итүне үзенә максат итеп куйды.1960 елда без шушы йортны тергездек. Аның өчен әти белән әнинең куануларына чик-чама булмады, моңа кадәр шәхсән үз йортлары булмаган кешеләргә (совет чорында укытучыларны бер җирдән икенче җиргә күчереп йөртәләр иде) бу төп нигез булды. Зәй төбәге, биредә яшәүче керәшен халкы безнең якын кешеләребезгә әйләнде. Аяз гел әйтә иде крәшен халкы - изге халык, алар кешелекле булулары белән аерылып тора дип. Урта Баграж авылы халкы теләге белән 1994 елда Зәйнең элекке җитәкчесе Рәшит Хәмәдиев бу йортны без - Гыйләҗевларга төзекләндереп, рәсмиләштереп бирде, шуның нәтиҗәсендә без җәйге вакытларны Аязым, балалар белән биредә үткәрә алдык. Хәзер менә яңадан Разиф Кәримов күрсәтмәсе белән йортыбыз кабат балкып тора, рәхмәт аңа бу изге эше өчен. Без моны татар язучысына хөрмәт, татар әдәбиятын зурлау буларак кабул итәбез. Кешеләрен, тарихын зурлаган төбәкнең киләчәге дә якты, - диде Нәкыя ханым.

Кунаклар Аяз Гыйләҗевның әти-әниләре истәлегенә, ташлар куелган чишмәгә төшеп, шифалы судан да авыз итте. Соңыннан авыл мәдәният йортында язучының иҗатына багышланган әдәби кичә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: