Зәй офыклары

Урта Багражда һәйкәлне яңартырга ниятлиләр

Узган гасырның 60нчы елларында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә куелган hәйкәл инде вакытлар узу белән искерде. Хәзер күп кенә авылларда халык шушы һәйкәлләрне үз көче белән яңарта, төзекләндерә.

Урта Баграж  халкы да сугышта һәлак булган һәм   туган якларга исән-имин әйләнеп кайтып, сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызуда катнашкан авылдашларыбыз исемен мәңгеләштерү максатыннан һәйкәл-обелискны яңартырга уйлый. Ул исем-фамилияләр уелган мәрмәр плитәләр итеп эшләнеп, аны элеккеге һәйкәлнең каршы ягына урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук  аның янәшәсендә балалар мәйданчыгы да кую ниятләнә. Һәйкәлне яңарту, эшләү максатыннан тагын бер кат фамилияләрне барлау, тикшерү, аның проектын төзү, урынын әзерләү эшләре башкарыла.
Урта Баграж авылыннан  Бөек Ватан сугышына 128 кеше китеп, шуларның 78енә туган якларга кире кайту насыйп булмый, алар мәңгегә чит җирләрдә ятып кала. Ә 50 кеше  яраланып, берничәсе гомерлек инвалидка әверелеп, кайберләре исән-имин әйләнеп кайта.
Безнең тыныч тормышыбыз өчен көрәшкән газиз, якын кешеләребезгә, авылдашларыбызга обелискны яңарту эшенә аларның балалары, оныклары, туганнары да кушылыр дип уйлыйм. Тамчыдан күл җыела, диләр бит.  Авылыбыз халкы бу эшкә үзләренең өлешләрен кертә башлады инде. Читтә яшәүче авылдашларыбызга да бу игелекле эштә ярдәм сорап  мөрәҗәгать итәбез. Авыл уртасында безгә җиңү бүләк итүчеләр истәлегенә салынган һәйкәлне яңарту, мәрмәр ташка аларның исем, фамилияләрен чокып язып, киләчәк буыннарга якты мирас калдыру да бик игелекле гамәл булыр иде.

Сорауларгыз булса, 8-953-408-07-19 номеры буенча шалтыратыгыз.
Федора Краснова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: