Зәй офыклары

Уртабагражлылар киләчәгебезнең имин булуын теләп сайлауларда актив катнаша

Татарстанда 8 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көне үтә. Республика халкы ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлыйлар. 100 депутат смандатына сигез сәяси партиядән, шудлай ук үз-үзен тәкъдим итүче 430 кандидат дәгъва итә. Сайлаулар сайлаучыларның активлыгы белән үтә. Сайлаулар барышын 103 федераль һәмтөбәкара массакүләм мәгълүмат чаралары яктырта. Сайлауларның чисталыгын күзәтүчеләрнең зур корпусы күзәтә: аерым участокларда 25 кешегә кадәр. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча сайлаулар хокук бозуларсыз үтә, шикаятьләр кермәгән. Урта Баграж мәдәният йортында урнашкан сайлау участогы иртәнге сәгать 8дә үз ишекләрен ачты.

Әлеге сайлау участогында  113 сайлаучы теркәлгән. Шулардан 6сы -   яшь сайлаучы,  беренче мәртәбә  тавыш бирә.

Участокка иң беренче булып хезмәт ветераны, озак еллар авыл Советында хезмәт куйган Елена  Кузьмина тавыш бирергә килгән.

Киләчәгебезнең, бүгенге кебек үк, имин булуын телибез. Илебез тыныч булсын, шуның өчен тавыш бирдем,  - Елена Степановна.  

–Сайлаучыларны яхшы кәеф белән килүләре сөендерә. Бигрәк тә өлкән буын активлык күрсәтә,- ди комиссия рәисе Зинаида Утяганова.

Авылның иң өлкән кешеләре – Наталья Кириллова һәм ир-атлардан Михаил Шигаев сайлауларда һәрвакыт катнашып киләләр. Алар бүген дә әлеге мөһим вакыйгадан читтә калмаганнар. Ә беренче мәртәбә сайлаучыларның  күбесе - студентлар, алар бу көнне башка шәһәрләрдән гражданлык бурычын  үтәү өчен махсус кайтканнар.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: