Зәй офыклары

Узган атна вакыйгалары

8-15 декабрьдә янгын хезмәте 9 чакыру алган. Шуларның 4се - "02" белән хезмәттәшлек буенча, 5 чакыру нигезсез булып чыккан. Соңгы вакытта ялган чакыру очраклары күзәтелә. Ә мондый шаяруларның кыйммәткә төшүен истән чыгармасын иде кайбер җиңел уйларга яратучылар. 8-14 декабрьдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 432 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 69е...

8-15 декабрьдә янгын хезмәте 9 чакыру алган. Шуларның 4се - "02" белән хезмәттәшлек буенча, 5 чакыру нигезсез булып чыккан. Соңгы вакытта ялган чакыру очраклары күзәтелә. Ә мондый шаяруларның кыйммәткә төшүен истән чыгармасын иде кайбер җиңел уйларга яратучылар.


8-14 декабрьдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 432 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 69е - балалар авырып китү сәбәпле шалтырату. Травма алучылар - 32 кеше, юл-транспорт һәлакәтенә ашыгыч ярдәм бригадасы 2 тапкыр чыккан. Нигезсез шалтыратулар атна дәвамында 5 булган. Авыллардан ашыгыч ярдәм таләп итүчеләр 41 теркәлгән. 46 кешенең алкоголь кулланудан хәле начарайган. Үткән атнада аеруча күп чакыру алынган көн буларак 13 декабрь билгеләнгән: бу көнне 70 чакыру алынган.


8-14 декабрьдә шәһәр-районда 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның берсендә сәламәтлегенә зыян килүче бар.

11 декабрьдә 7 сәгать 30 минутта Зәй - Сухрау юлының 12нче километрында Зәй ягыннан килүче «КамАЗ-55111» автомобилен йөртүче, начар һава шартлары булуга карамастан, тизлекне арттыру сәбәпле, кагыйдә бозып, каршы як полосага чыга һәм нәтиҗәдә «ВАЗ-2114» автомобиле белән бәрелешә. Бәрелешү нәтиҗәсендә соңгы машинаны йөртүче, тән җәрәхәтләре алып, Түбән Кама дәваханәсенә озатыла.

Шушы чорда транспорт белән исерек хәлдә идарә итүче 5 машина йөртүче тоткарлана, 18 машина йөртүченең штрафны вакытында түләмәве ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: