Зәй офыклары

“Условник” операциясе

8-12 октябрьдә җәмәгать тәртибен саклау өлкәсендә “Условник” операциясе бара. Аның кысаларында Зәй районында җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре участок вәкаләтлеләре белән берлектә төрле хокук бозулар өчен шартлы хөкем карары алучыларны яшәү урыннарына, мәҗбүри хезмәт үти торган оешмаларга барып тикшерүләр үткәрә.

- Бер мәртәбә хокук бозу очрагы ачыкланып, җәза алган кешеләр алар болай да аерым игътибар үзәгендә, ә махсус операция барышында без үзебезнең күзәтүдә булганнар белән аеруча тыгыз эшлибез. Өйләренә барып, эш урыннарына килеп профилактик сөйләшүләр үткәрәбез. Гомумән, алар тарафыннан кабат хокук бозулар булуга юл куймау өстендә эшлибез. Бу бер үк вакытта башкаларның тынычлыгын саклау, имин тормышта яшәү, эшләүне тәэмин итүне дә күз уңында тота, - ди җәза үтәтү инспекциясенең Зәй районара филиалы өлкән инспекторы Андрей Иванов.

Бүгенге көндә җәза үтәтү инспекциясенең Зәй филиалы махсус исемлегендә 207 кеше исәптә тора. Аларның 127се - шартлы хөкем карары үтәүче, 10сы - мәҗбүри хезмәткә билгеләнүче, 27се - төзәтү эшләренә җибәрелүче, 11е - иреге чикләнүче, 33е - аерым төр хезмәтне башкару хокукыннан мәхрүм ителүче. Андрей Иванов белдерүенчә, алар барысы да билгеләнгән вакытта инспекциягә  килеп сөйләшүләр үтәргә, бернинди тәртип бозуларга да бармаска тиеш. Әгәр дә хилафлыклары ачыкланса, кисәтүләрдән соң шартлы хөкем карарының реаль срокка әйләнү ихтималы бар.

- Әлбәттә, безнең бурыч мондыйларны кырыс җәза үтәтү генә түгел, ә профилактик эшләр алып барып, нормаль яшәү рәвеше алып баруга тарту, аларның тиз арада төзәлүенә ирешү, - дип ассызыклый инспектор.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: