Зәй офыклары

Ут бала өчен куркыныч шөгыль

Каникуллар чоры балалар өчен күңелле вакыт булса, әти-әниләр өчен борчулы, җаваплы чор дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки баланы аз гына игътибарсыз калдырсаң да, бала куркыныч шөгыль белән мавыгуга тартылырга мөмкин. Статистик мәгълүматларга күз салсак, узган 2014 нче елда гына Татарстанда 3424 янгын чыгып, шуларның 46 сы балаларның ут белән шаяруына...

Каникуллар чоры балалар өчен күңелле вакыт булса, әти-әниләр өчен борчулы, җаваплы чор дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки баланы аз гына игътибарсыз калдырсаң да, бала куркыныч шөгыль белән мавыгуга тартылырга мөмкин. Статистик мәгълүматларга күз салсак, узган 2014 нче елда гына Татарстанда 3424 янгын чыгып, шуларның 46 сы балаларның ут белән шаяруына бәйле. Ут эчендә калып 12 бала үлгән, 23 е травма алган. Шуңа да балада утның куркыныч булуын, аңа сак карарга кирәклеген кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Чөнки үлүче балаларның 9 ы 7 һәм анан да кечерәк яшьтәгеләр. Гадәттән тыш хәлләргә әзер булу өчен балага өй адресын өйрәтергә һәм ашыгыч рәвештә ярдәмгә килүче хезмәтләрнең телефон номерларын билгеле урынга язып, кайчан кулланырга икәнен төшендерү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: