Яңалыклар

Уяу, сак булыгыз!

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында 2018 ел халык арасында куркынычсызлык культурасы елы дип игълан ителде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан әлеге ел кысаларында өстенлекле юнәлешләрне тормышка ашыру буенча комплекслы чаралар планы төзелде.

Зәй муниципаль районы халкында куркынычсызлык культурасы формалаштыруда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы структуралары вәкилләреннән тыш,  районның барлык коткару хезмәтләре,  хакимиятнең барлык дәрәҗә белгечләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, студентлар һәм волонтерлар да катнашачак.

Агымдагы елда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көнкүрештә, башка тормыш хәлләрендә, шулай ук табигый катаклизмалар һәм техноген аварияләр вакытында үзеңне дөрес тоту, саклану тәртибен белүне бурыч итеп куя. Әлеге чараларга күп халыкны тарту кешеләрдә бу өлкәдә белем дәрәҗен күтәреп кенә калмыйча, хәлакәт, фаҗигаләргә тару очракларын киметүгә ярдәм итәчәк.

Янгыннарны булдырмауны кисәтү, кешеләр арасында аңлату эше алып бару максатында, муниципаль районның янгын күзәтчелеге хезмәте хезмәткәрләре янгын сүндерү частьләре, башка оешмалар вәкилләре белән берлектә  йортлар,  фатирларда булалар, халык җыеннарында катнашалар. Әлеге уңайдан соңгы вакытта гына да  алар 214 йортта булдылар, 231 кеше белән әңгәмә үткәрделәр, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында 200дән артык белешмәлек тараттылар, инструктажлар уздырдылар.

Район янгын күзәтчелеге хезмәте янгын куркынычсызлыгы таләпләрен катгый үтәү кирәклеген исегезгә төшерә. Битарафлык, саксызлык фаҗигагә китерүен онытмагыз. Үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен куркыныч астына куймагыз. Янгын чыккан очракта кичекмәстән бердәм коткару хезмәтенә “01” (стационар телефоннан) яисә 112 һәм 101 (кәрәзле телефоннан) телефонына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Уяу, сак булыгыз!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар